Көн дәвамында укучылар журнал һәм газета дөньясына кызыклы сәяхәт кылдылар. Алар һәр журналның үзенчәлекле кыяфәте һәм стиле һәм үз укучысы булуын белделәр. Китапханәче вакытлы матбугаттан бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән танышырга мөмкинлеге хакында сөйләп узды. Табышмаклар һәм уеннар чараны тагын да тулыландырдылар, яшь укучыларга үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. Китапханәнең өлкән укучылары шулай ук журналлардан рус һәм чит ил язучыларының романнарын, хикәяләрен, тарихи әсәрләрне, рәссамнар һәм музейлар турындагы хикәяләрне укый ала.
Зурлар төркеме балалары дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында янгын сүндерү бүлегендә кунакта булып кайттылар .Экскурсия барышында балаларга янгынны булдырмый калу максатларында ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. балаларга әлеге оешманың тарихы,бәла килеп чыкмау өчен нәрсэ эшләргә икәнен аңлатты. Балалар үзләрен кызыктырган сорауларга җавап таптылар, әңгэмэ бик кызыклы үтте .
Шәтке авыл китапханәсе табигатькә чыгып «Кояшкай» берләшмәсе әгъзалары өчен «Табигать ул үзе бер могҗиза» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мөхиттән: һава, су, хуш исле болын, агачлардан башка яши алмавы турында аңладылар. Табигать бары сак караш һәм кайчагында аз гына ярдәм сорый. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.
Велосипедта йөрү - бик файдалы, күңелле һәм кызыклы, актив ял төре, ул күп кенә яңа тәэсирләр ача, саф һава, актив хәрәкәт, кызыклы аралашу һәм әйләнә-тирәлеккә уңай караш булдырырга мөмкинлек бирә.
Үзәк авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен ,,Кич утыру" үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан кич утыру оештырдылар.
Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй табыны артында өлкәннәр балачакларын искә алдылар, яшь чагында хезмәт көненнән соң кич утыруларга йөрүләре турында сөйләделәр. Татар халык җырлары җырладылар, биеделәр, татар халык уеннары уйнадылар. Катнашучылар, табышмакларга җавап биреп, татар халкының зирәклегенә сокландылар.
Балаларда табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасын, пөхтәлек, җаваплылык һәм әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Казаклар авылы китапханәчесе "Саулыгыңа күңел сал, җәйдән шифа алып кал!” дип исемләнгән сәяхәт үткәрде. Бу чарада балалар төрле татар халык уеннары уйнадылар, әкиятләр буенча викторинада катнаштылар, шулай ук җитезлек һәм тизлек буенча төрле конкурсларда көч сынаштылар. Экскурсия ахырында рәсем конкурсы үткәрелде.
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүче укучылар белән, безнең төбәктә үсүче дару үләннәренә багышланган "Табигать - иң яхшы даруханә" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар белән табигать кочагында дару үләннәренең төрләре, файдасы, аларны җыю вакыты, саклау ысуллары турында әнгәмә уздырылды. Шулай ук китаплар, газета –журнал битләрендә басылган язмалардан торган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Табигать - безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру - безнең уртак бурычыбыз.
Китапханә чараларында балалар үз хокукларын беләләр, башка халыкларның кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларга туры китереп әхлакый яшәү рәвеше алып барырга өйрәнәләр. Айдар авыл китапханәсендә 1-7 сыйныф укучылары өчен «Хокук дәресләре -тормыш дәресләре» дигән хокукый дәрес үткәрелде. Укучылар хокукый белемнәр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларны «Бала хокуклары декларациясе», «Бала хокуклары турында конвенция» кебек документлар белән таныштырды. Яшүсмер үз хокукларын һәм бурычларын һәр көнне тормышка ашыра: гаиләдә, мәктәптә, кибеттә, мәдәнияттә, поликлиникада... Шуңа күрә аларны белү һәм алардан дөрес файдалану бик мөһим.
Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Урта Мишә авыл китапханәчесе “Җәй, китап, мин - дуслар” исемле җәйге эскәмия уздырды. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта- аларны тотасы, укып карыйсы килә. Укучылар күргәзмәдәге яңа китаплар белән ачык һавада таныштылар. Һәр укучы үзе яратып укыган китабыннан шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр укыды. Китапханәче укучыларга китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр, дигән теләктә калды.
Акциянең максаты: Донецк Халык Республикасында һәм Луганск Халык Республикаларында ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә һәм мохтаҗ балаларга ярдәм итү йөзеннән бәйләнгән җылы киемнәр җыйнау.