Китапханә чараларында балалар үз хокукларын беләләр, башка халыкларның кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларга туры китереп әхлакый яшәү рәвеше алып барырга өйрәнәләр. Айдар авыл китапханәсендә 1-7 сыйныф укучылары өчен «Хокук дәресләре -тормыш дәресләре» дигән хокукый дәрес үткәрелде. Укучылар хокукый белемнәр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларны «Бала хокуклары декларациясе», «Бала хокуклары турында конвенция» кебек документлар белән таныштырды. Яшүсмер үз хокукларын һәм бурычларын һәр көнне тормышка ашыра: гаиләдә, мәктәптә, кибеттә, мәдәнияттә, поликлиникада... Шуңа күрә аларны белү һәм алардан дөрес файдалану бик мөһим.