Хөрмәтле райондашлар! Шушы көннәрдә “Бабушкина забота” исеме астында Бөтенроссия акциясе башланып китте.

2022 елның 24 июле, якшәмбе

Шушы көннәрдә “Бабушкина забота” исеме астында Бөтенроссия акциясе башланып китте.

Акциянең максаты: Донецк Халык Республикасында һәм Луганск Халык Республикаларында ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә һәм мохтаҗ балаларга ярдәм итү йөзеннән бәйләнгән җылы киемнәр җыйнау.

Акция июль-август айларында башкарылып, җыйналган барлык кием-салым 31 августа Ростов өлкәсенә озатылачак һәм алга таба Донецк һәм Луганск Республикаларына тапшырылачак.

Теләге булган кешеләр бәйләнгән җылы киемнәрне үзләренең югары оешмаларына, ветераннар оешмаларына, социаль хезмәткәрләргә, авыл җирлекләренә тапшыра алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International