Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт!

2022 елның 24 июле, якшәмбе

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Урта Мишә авыл китапханәчесе “Җәй, китап, мин - дуслар” исемле җәйге эскәмия уздырды. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта-  аларны тотасы, укып карыйсы килә. Укучылар күргәзмәдәге яңа китаплар белән ачык һавада таныштылар. Һәр укучы үзе яратып укыган китабыннан шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр укыды. Китапханәче укучыларга китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр, дигән теләктә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International