Шәтке авыл китапханәсе табигатькә чыгып «Кояшкай» берләшмәсе әгъзалары өчен «Табигать ул үзе бер могҗиза» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мөхиттән: һава, су, хуш исле болын, агачлардан башка яши алмавы турында аңладылар. Табигать бары сак караш һәм кайчагында аз гына ярдәм сорый. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.