Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы балалары янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә

2022 елның 24 июле, якшәмбе

Зурлар төркеме балалары дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында  янгын сүндерү бүлегендә кунакта булып кайттылар .Экскурсия барышында балаларга янгынны булдырмый калу максатларында ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. балаларга әлеге оешманың тарихы,бәла килеп чыкмау өчен нәрсэ эшләргә  икәнен аңлатты. Балалар үзләрен кызыктырган сорауларга җавап таптылар, әңгэмэ бик кызыклы үтте .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International