Үзәк авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен ,,Кич утыру" үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан кич утыру оештырдылар.
Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй табыны артында өлкәннәр балачакларын искә алдылар, яшь чагында хезмәт көненнән соң кич утыруларга йөрүләре турында сөйләделәр. Татар халык җырлары җырладылар, биеделәр, татар халык уеннары уйнадылар. Катнашучылар, табышмакларга җавап биреп, татар халкының зирәклегенә сокландылар.