"Әбиемнең серле сандыгы"

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2022 ел Россиядә - Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Халкыбызның күңел бизәкләре буыннан – буынга күчә. Күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, аларны кадерләп саклау һәм хөрмәт итү – безнең бурыч. 12 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән әдәби-танып-белү сәяхәте үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре - чиккән сөлгеләр, кулъяулык, түбәтәй, калфаклар белән таныштырды. Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International