ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

3 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүче укучылар белән , безнең төбәктә3 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүче укучылар белән , безнең төбәктә үсүче дару үләннәренә багышланган "Табигать - иң яхшы даруханә" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар белән табигать кочагында дару үләннәренең төрләре, файдасы, аларны җыю вакыты, саклау ысуллары турында әнгәмә уздырылды. Шулай ук китаплар,газета –журнал битләрендә басылган  язмалардан  торган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Табигать- безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз. үсүче дару үләннәренә багышланган "Табигать - иң яхшы даруханә" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар белән табигать кочагында дару үләннәренең төрләре, файдасы, аларны җыю вакыты, саклау ысуллары турында әнгәмә уздырылды. Шулай ук китаплар,газета –журнал битләрендә басылган  язмалардан  торган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Табигать- безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

5 июль көнне "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнутдинова Ф.Т., Хөсәенова Л. З. балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балалар өчен Россия һәм Татарстан Республикасы халык сәнгате кәсепләрен популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән мастер-класс оештырдылар.

Хәзер теләсә кайсы зәвыкка сайлау мөмкинлеге бар: һәр бала һәм һәр ата-ана үзеңә лагерьны күңеле белән таба ала.

Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган бортек суктыру техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.

Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган бортек суктыру техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.

Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. 2 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе “Җәй, китап, мин - дуслар” исемле җәйге эскәмия уздырды. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта-  аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Бүген укучылар күргәзмәдәге яңа китаплар белән ачык һавада таныштылар. Һәр укучы үзе яратып укыган китабыннан шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр укыдылар. Китапханәче китап укучыларга китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр, дигән теләктә калды.

3 июль конне Югары Мэтэскэ авыл клубында"Уеннар доньясында кунелле сэгать" дип исемлэнгэн  чара утте. Чара барышында балалар торле хэрэкэтле уеннарда хэм  викторинада катнаштылар,кызыклы табышмакларга жаваплар эзлэделэр, кунелле хэм дусларча  атмосферада бик рэхэтлэнеп ял итеп,унай эмоциялэр  хэм кэеф кутэренкелеге алдылар.

Караширмә авылы клубында балалар һәм яшьләр арасында теннис ярышы булып узды. Яшьләр дә, балалар да бик теләп катнаштылар.

3 июль көнне Караширмә авылы клубы каршында эшләп килүче балалар түгәрәге белән Фәния Габдулхакова булышлыгы ярдәмендә "Мастер-класс" үткәрелде. Балалар чәчәк ясауның төп ысулларына төшенделәр. Аларга бу мастер-класс бик ошады.

Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы һәркемгә билгеле, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә. 30июньдә Алан авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар арасында велосипед ярышы үткәрелде. Ярышка исә оныклары белән бергә әби-апалар, әти-абыйларда килгәннәр. Җиңүчеләргә генә түгел, һәрбер катнашучыга бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International