ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Чишмә. Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек, тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә... Күп еллар дәвамында саф суы белән кешеләрне сөендерә...

28 июнь көнне Олы Тиләҗе авыл клубы спортзалында яшьләр көне уңаеннан волейбол уены оештырылды.

“Саулык — иң зур байлык” диләр. Әйе, сәламәт булмасаң, синең өчен бу тормышта бер нәрсә дә мөһим булмаячак. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгәтлек ала. Сәламәт яшәү рәвешенең бер ысулы булып — физик күнегүләр тора. Физкультура, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, үзенең организымыңны чыныктыру, зарядка ясау, күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә. Шул фикерләрне истә тотып 29 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” дигән исем астында төрле спорт уеннары, ярышлар үткәрдек. Балалар бу уеннарда һәм ярышларда актив катнаштылар.

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган.Бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп,балаларга, ,яшүсмерләргә яшьтән аңлату эшләре алып барырга кирәк.Шул максаттан Балыклы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Наркоманиягә каршы-спорт аша"дигән чара кысаларында,берләшмәгә йөрүче балалар белән веломарафонга чыктылар.

Сауш авылында Балалар Сабантуе саф һавада – мәдәният йортының балалар мәйданчыгында үтте. Бәйрәм ярышларын уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды

28 июнь көнне Караширмә авылы клубында олылар арасында домино ярышы булып узды. Олылар үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр.

30 июнь көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Китапханә һәм мәдәния-ял итү үчреждениеләренең 2022 елның беренче яртыеллыгына эшчәнлек нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча методистлар Сабирова А.Р., Фасхиева Р.В. чыгыш ясады. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы хезмәткәрләренең эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәккә бурычлар куйды.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

26 июньдә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә көрәш көне .   Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре наркоманияга карата мәдәни чараларны еш үткәрәләр.  Шуның чираттагысы 26 июнь көнне “Наркотиксыз тормыш” дигән исем белән  узды. Бу чарада яшьләр катнаштылар. Мәдәният йорты директоры яшьләргә наркоманиянең  тормыш өчен  ни дәрәҗәдә  куркыныч чир булуы турында аңлатып узды. 


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе, Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 81 ел элек бәла һәр йортка килеп җитте.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

28 июнь 2022 нче ел көнне, “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камиль Садриев борчыган сораулар буенча халыкны шәхси кабул итәчәк. Кабул итү 9.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча булачак: Теләче авылы Гоголь урамы 22 нче йорт, “Батыр” спорткомплексы. Белешмәләр өчен телефон: 2-10-37.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International