“Саулык — иң зур байлык” диләр. Әйе, сәламәт булмасаң, синең өчен бу тормышта бер нәрсә дә мөһим булмаячак. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгәтлек ала. Сәламәт яшәү рәвешенең бер ысулы булып — физик күнегүләр тора. Физкультура, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, үзенең организымыңны чыныктыру, зарядка ясау, күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә. Шул фикерләрне истә тотып 29 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” дигән исем астында төрле спорт уеннары, ярышлар үткәрдек. Балалар бу уеннарда һәм ярышларда актив катнаштылар.