Һәлак булганнар истәлегенә багышлана

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

        1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе, Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 81 ел элек бәла һәр йортка килеп җитте.

 «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм аларның яшь социаль хезмәт алучылары да катнашмый калмадылар. Туган авылында, яңа обелиск янында балалар үз тормышлары белән изге бурычларын үтәгән һәм үз Ватанын саклап калган геройларны искә алдылар. Әлеге акциянең максаты булып үсеп килүче буынның гражданлык һәм патриотик хисләрен тәрбияләү, тормышларын кызганмыйча, безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне саклап калган сугышчыларыбызны искә алу аша тәрбияләү тора. Бүген бик күп урыннарда район һәйкәлләренә һәм мемориалларына чәчәкләр һәм веноклар салу чаралары уза. Без ышанабыз, яшь буын ата - бабаларыбызны һәрвакыт искә алыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International