Россиядә бүген “Хәтер һәм кайгы көне”. Нәкъ 81 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.
21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, илебездә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр янында күмәк рәвештә шәмнәр кабызыла. Акцияләрнең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау.
21 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә, кече һәм урта яшьтәге балалар өчен, «Я люблю твою, Россия, старину» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның төп максаты - балаларны рус халкының бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше, рухи кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру иде.
Алар арасында 22 июнь, Хәтер көне. 21 июнь көнне Шармыш авылы китапханәчесе, "Сугышның беренче көне һәм җиңүгә беренче адым" хәтер сәгатенә чакырып, укучыларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләрен искә төшерде, миллионлаган кеше тормышының челпәрәмә килүе, сугыш көннәрендә солдатларның батырлыгы... Чарада катнашучылар Левитанның сугыш башлануы турындагы хәбәрен, Шипачевның "22 июнь, 1941" шигырен тыңладылар. “Умные разведчики", " Назови военную профессию" конкурсларында үзләренең тапкырлыкларын һәм игътибарлылыкларын күрсәттеләр.
Кечкенә кунаклар өчен зур бәйрәм программасы төзелде. Балалар төрле уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар. Чүлмәк ваттылар, капчык белән һәм туннель эченнән бик җитез йөгерделәр. Балалар ярышның һәр төрендә актив катнаштылар һәм бүләкләргә ия булдылар.
Китапханәчеләр Интернетның нәрсә икәнлеге, челтәрдә мөстәкыйль эш башланыр алдыннан баланың нинди төп кагыйдәләрен белергә тиешлеге турында сөйләделәр. Балалар китапханәчеләр белән бергә "бәйлелек", "интернет бәйлелек", "мәгълүмати куркынычсызлык" төшенчәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук әңгәмә барышында компьютер бәйлелеге ничек барлыкка килүен, челтәрдә тормыш нәрсә белән туенуын ачыкладылар. Чара ахырында балалар хәзерге тормышта Интернет кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Спортсменнар" темасы астында үтте. "Әгәр мин спортсмен булсам?" дигән әнгәмә укучылар күңеленә хуш килде. Алар үзләренең үй хыяллары белән уртаклаштылар. Стадионда мини футбол уйнадылар.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры үзенең эшен "Кино сөючеләр" темасы астында дәвам итте. Укучылар теләге буенча кыска фильмнар карау оештырылды. Саф һавада "Күңелле стартлар", төрле спорт чаралары үткәрелде .
Әлбәттә, китап белән. Китаплар уку өчен җәй искиткеч вакыт. Китапханәчеләрнең төп бурычы - мөмкин кадәр күбрәк балаларны эчтәлекле ял белән тәэмин итү. Шул уңайдан 15 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре саф һавада "Җәй китап белән ямьле" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр, балалар үзләренең яраткан китапларын бик теләп укыдылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Китапханәләр бу чорда китаплар яшәгән йорт кына түгел, ә җәйге ял, авыл халкы һәм кунаклары өчен кызыклы очрашулар уздыру өчен дә популяр урын булып тора. Нәкъ менә китапханәләр җәйге каникулларны теләгән һәр кешенең мавыктыргыч сәяхәтенә әверелдерә.16 июнь көнне, Җәйге укулар программасы кысаларында, Алан авыл китапханәсендә "Җәйге ялым китап белән"дип исемләнгән әдәби ярминкә үткәрелде. Чара барышында балалар китаплар укыдылар, әкиятләр буенча пазллар җыйдылар, шулай ук балалар язучылары әсәрләре буенча төзелгән «Дөньяны китап белән таны» әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара күңелле узды, балалар китапханәдә вакытны ничек кызыклы һәм гадәти булмаган итеп үткәрүдән алган тәэсирләр белән таралыштылар.