Рәсем конкурсы үткәрелде.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

21 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә, кече һәм урта яшьтәге балалар өчен, «Я люблю твою, Россия, старину» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның төп максаты - балаларны рус халкының бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше, рухи кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру иде.

Әлеге чарада катнашучылар өчен Россия, аның шәһәрләре, географик урнашу үзенчәлекләре һәм Россиядә яшәүче халыкларның күптөрлелеге турындагы китаплардан, шулай ук Туган илебезгә багышланган шигырь җыентыкларыннан күргәзмә әзерләнде. Китапханәче балаларның игътибарын Россия халыклары турындагы әдәбиятка юнәлтеп, алар буенча күзәтү үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International