ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Быел бу дата 19 июньгә туры килеп,кырык икенче тапкыр үткәрелә. Медицина хезмәткәрләре көне – ул табиблар гына түгел, фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персоналларның да бәйрәме, чөнки бернинди заманча җайланма да сырхауларга карата  сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштырмый. Медицина хезмәткәре - ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. 

Бүген кунакта якташыбыз, академик, фәлсәфә фәннәре докторы Яхъя Абдуллинның кызы Зөлфия, оныклары Айгөл һәм Гөлнара, аларның кызлары Айсылу һәм Сафина китапханәбездә булып китте. Алар Яхъя Абдуллинның китапханәбезгә мирас итеп калдырылган шәхси китапханәсе бүлеген күреп, аңа зур игътибар бирелүенә чын күңелдән сөенеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Үз чиратында, алар галимнең сакланып калган кайбер хезмәтләрен китапханәбезгә бүләк иттеләр. Татар халкының алдынгы фикер ияләре тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле бу язмалар китапханәбез өчен зур табыш булды.

Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Беренче ярдәм" темасы астында узды. Көннең иң мөһим өлеше булып,музей буенча экскурсия булды. Әби - бабайларыбыз кулланган эш коралларын, телевизор һәм радиоларны карадык. Шулай ук пионерлар берләшмәсенең 100 еллыгына багышланган аерым бүлекне дә карап уздык. Укучылар барабанда уйнап карадылар. Бүгенге көн бик күңелле узды.

Баландыш төп мәктәбе “Кояшкай” лагеренда ял итүчеләр бүген,17нче июнь көнне  район үзәгенә экскурсияга юл тоттылар. “Туган авыл” кунакханә-күңел ачу комплексында урнашкан музейга, кечкенә зоопаркка керделәр. Балалар үткән тарихыбызны күрсәтүче экспонатларга карап, сокландылар, кошлар , җәнлекләр белән якыннан таныштылар. Соңыннан  паркта төрле уеннар уйнап, күңел ачтылар. Экскурсия һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булды.

17 июнь көнне Шәтке мәктәп китапханәсендә авыл китапханәчесе белән берлектә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән "Петр I – тормышы һәм эшчәнлеге"дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде.

Әлеге чарага «Петр Великий - целая история" дигән тематик китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда Петр 1-гә, аның якын тарафдарлары һәм беренче Бөтенроссия императоры үткәргән реформаларга багышланган әдәбият тәкъдим ителде. Чара барышында катнашучылар булачак хөкүмәт башлыгының  балалар һәм яшүсмер еллары, реформалары, император җитәкчелегендә Россия армиясенең хәрби походлары һәм җиңүләре, соңрак Россия империясенең башкаласына әверелгән Петербургның нигез ташы турында кызыклы фактлар белделәр.

17 июня  2022 года в г.Арск  команда юношей педагога дополнительного образования МБУ ДО ДООЦ Рустама Габдулгазизовича Хабирова приняла участие в полуфинальном турнире 2 – ой зоны  республиканских соревнований «Кожаный мяч» среди юношей 2009 -2010 годов рождения .Состав команды: Абдуллин Самир, Хабибрахманов Азат, Ибрагимов Ильназ, Муликов Данияр, Байрамов Тагир, Мухаметшин Ралиф,Муртазин Камиль, Сунгатуллин Амир, Ахметвалиев Адель, Хабибуллин Тимур, Муртазин Самат, Фатихов Руслан.

     По итогам игр наши юноши,  в упорной борьбе, заняли 1 место.

    Финальные игры состоятся с 28 по 30 июня в г.Казань.

Петр I - Бөек атаклы дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән Мәскәү патшасы, Бөтенроссия императоры, Бөек реформатор.  Истәлекле көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Петр I  чоры белән танышу” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар Петр I нең тормышы, аның биографиясеннән фактлар, реформалары һәм эшләре белән таныштылар. Чара аларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватанына, Россия тарихына карата мәхәббәт хисе уятты.

16 июнь көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Бөек Россиянең беренче императоры» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Быел Яңа Россиягә нигез салучы бөек реформатор, император Петр Беренченең тууына 350 ел тула. Балаларга Пётр Алексеевичның Россияне алдынгы европа илләре сафына бастырыр өчен күп тырышлыклар куюы турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук А.С. Пушкинның «Бакыр җайдак», А. Толстойның «Петр Беренче» әсәрләреннән өзекләр укылды.

Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры сюрпризлар көненә багышланды. Стадионда хәрәкәтле уйнап "Яшерелгән байлыкны тап" дигән сюрприз табу уены уйнадык. Кызлар һәм малайлар командасы бер - берсенә сюрприз - бүләкләр ясадыла. Соңыннан аларны яшереп "Эссе- салкын" уены уйнадылар.Бу көн сюрпризларга бай булды.

16 июнь көнне җәйге лагерьда иң көтеп алынган, якты һәм күңелле «индеецлар көне» узды. Бу көнне барысы да гадәти булмаган иде: отрядлар һинд кабиләләренә әйләнде. Нәсел юлбашчылары линейкада лагерьның баш юлбашчысына рапорт тапшырдылар. Ә алга таба һинд биюләре, индейцларның законнары һәм багышлау йолалары үткәрелде. Шунда ук «иң яхшы костюмлы кабилә» дигән фото-сессия булды.Менә шундый гадәти булмаган көн  булды бүген лагерьда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International