16 июнь көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Бөек Россиянең беренче императоры» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Быел Яңа Россиягә нигез салучы бөек реформатор, император Петр Беренченең тууына 350 ел тула. Балаларга Пётр Алексеевичның Россияне алдынгы европа илләре сафына бастырыр өчен күп тырышлыклар куюы турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук А.С. Пушкинның «Бакыр җайдак», А. Толстойның «Петр Беренче» әсәрләреннән өзекләр укылды.