Бүген кунакта якташыбыз, академик, фәлсәфә фәннәре докторы Яхъя Абдуллинның кызы Зөлфия, оныклары Айгөл һәм Гөлнара, аларның кызлары Айсылу һәм Сафина китапханәбездә булып китте. Алар Яхъя Абдуллинның китапханәбезгә мирас итеп калдырылган шәхси китапханәсе бүлеген күреп, аңа зур игътибар бирелүенә чын күңелдән сөенеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Үз чиратында, алар галимнең сакланып калган кайбер хезмәтләрен китапханәбезгә бүләк иттеләр. Татар халкының алдынгы фикер ияләре тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле бу язмалар китапханәбез өчен зур табыш булды.