17 июнь көнне Шәтке мәктәп китапханәсендә авыл китапханәчесе белән берлектә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән "Петр I – тормышы һәм эшчәнлеге"дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде.
Әлеге чарага «Петр Великий - целая история" дигән тематик китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда Петр 1-гә, аның якын тарафдарлары һәм беренче Бөтенроссия императоры үткәргән реформаларга багышланган әдәбият тәкъдим ителде. Чара барышында катнашучылар булачак хөкүмәт башлыгының балалар һәм яшүсмер еллары, реформалары, император җитәкчелегендә Россия армиясенең хәрби походлары һәм җиңүләре, соңрак Россия империясенең башкаласына әверелгән Петербургның нигез ташы турында кызыклы фактлар белделәр.