16 июнь көнне җәйге лагерьда иң көтеп алынган, якты һәм күңелле «индеецлар көне» узды. Бу көнне барысы да гадәти булмаган иде: отрядлар һинд кабиләләренә әйләнде. Нәсел юлбашчылары линейкада лагерьның баш юлбашчысына рапорт тапшырдылар. Ә алга таба һинд биюләре, индейцларның законнары һәм багышлау йолалары үткәрелде. Шунда ук «иң яхшы костюмлы кабилә» дигән фото-сессия булды.Менә шундый гадәти булмаган көн булды бүген лагерьда.