2022 елның 9 июне, илебез Петр I нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Петр I - Бөек атаклы дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән Мәскәү патшасы, Бөтенроссия императоры, Бөек реформатор.  Истәлекле көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Петр I  чоры белән танышу” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар Петр I нең тормышы, аның биографиясеннән фактлар, реформалары һәм эшләре белән таныштылар. Чара аларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватанына, Россия тарихына карата мәхәббәт хисе уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International