Быел бу дата 19 июньгә туры килеп,кырык икенче тапкыр үткәрелә. Медицина хезмәткәрләре көне – ул табиблар гына түгел, фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персоналларның да бәйрәме, чөнки бернинди заманча җайланма да сырхауларга карата сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштырмый. Медицина хезмәткәре - ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Үз эшенә тугрылык, фидакарьлек, югары профессиональлек һәм шәфкатьлелек - медицина хезмәткәрләренең аерым сыйфатлары. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә китап укучыларыбыз өчен «Ак күңел ияләре» дип исемләнгән презентация күрсәтте. Презентация авылыбыз фельдшеры Егорова Дания апаның 42 еллык хезмәт эшчәнлегенә багышланган иде. Дания апа үз эше турында күп кенә уңай бәяләмәләргә лаек булган шәхес. Аның хезмәт эшчәнлеге медицина училищесын тәмамлаганнан соң ук башлана. Авылдашларыбыз да, тирә-юньдәге авылларда яшәүчеләр дә, аларга хезмәт күрсәтүче тырыш медицина хезмәткәре булуы белән һәрвакыт горурланалар.