21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, илебездә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр янында күмәк рәвештә шәмнәр кабызыла. Акцияләрнең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау.
22 июнь - үзенчәлекле көн, бу көнне без тынычлык һәм ирек өчен һәлак булганнарны искә алабыз. Беркем дә бу көнгә битараф түгел. Баландыш төп мәктәбе укучылары быел да “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә бердәм кушылдылар.