Китапханәләр бу чорда китаплар яшәгән йорт кына түгел, ә җәйге ял, авыл халкы һәм кунаклары өчен кызыклы очрашулар уздыру өчен дә популяр урын булып тора. Нәкъ менә китапханәләр җәйге каникулларны теләгән һәр кешенең мавыктыргыч сәяхәтенә әверелдерә.16 июнь көнне, Җәйге укулар программасы кысаларында, Алан авыл китапханәсендә "Җәйге ялым китап белән"дип исемләнгән әдәби ярминкә үткәрелде. Чара барышында балалар китаплар укыдылар, әкиятләр буенча пазллар җыйдылар, шулай ук балалар язучылары әсәрләре буенча төзелгән «Дөньяны китап белән таны» әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара күңелле узды, балалар китапханәдә вакытны ничек кызыклы һәм гадәти булмаган итеп үткәрүдән алган тәэсирләр белән таралыштылар.