2022 елның 1 июль көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Гайфуллина Тәгзимә Шөгаеп кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгзимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов Тәгзимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Гаилә - ул кеше үзе төзи ала торган иң зур бәхет. Гаиләсез кеше ялгызга әверелә. Һәрбер кеше өйдә үзе яраткан һәм якын кешеләре көтүен тели. Гаилә – ул үз гореф-гадәтләре һәм законнары белән кечкенә генә дәүләт. Иң мөхиме, әлеге истәлекле көн гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.
Социаль халәткә һәм яшькә карамастан, безнең һәрберебез өчен тормышта беренче урында гаилә тора. Бу категориягә әти-әниеңне, тормыш иптәшеңне яки балаларны кертәсеңме, анысы мөхим түгел. Гаилә ул – бер өйдә яшәүче кешеләр генә түгел, ул – җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, авыр чакта бер-береңә терәк.
Ромашка-үзенә тартып торучы матурлыкка ия кыр чәчәге, ул чиста һәм ихлас мәхәббәтне, шулай ук рус табигатен һәм җылы җәйне символлаштыра. Нәкъ менә ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булып тора. 6 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре үткәргән “Ромашка кыры” исемле акциядә балалар актив катнашты. Традиция буенча бу бәйрәмдә ромашкалар рәсеме төшерелгән открыткалар белән уртаклашу кабул ителде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне- җылы, чиста һәм якты бәйрәм. Үзара мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм иминлек һәр йортка килсен!
Үз-үзеңне саклау-яшәешнең беренче кануны. Шатлыклы, лаеклы тормыш өчен көрәштә һәркем сәламәт һәм күтәренке рухлы булырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше-тәрбиянең мөһим компоненты ул. Сәламәт тормыш рәвеше кешегә сәламәтлек, бәхет, яшәү шатлыгы алып килә. 6 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән”Сәламәт яшәүнең серләре” –дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр
Балалар белән велопоходлар-уртак актив ял итүнең иң яхшы вариантларының берсе, балаларга бөтен табигатьнең гүзәллеген һәм сәяхәтләрне бергә үткәрергә менә дигән мөмкинлек. Мондый йөрүләр техник яктан әллә ни катлаулы түгел, әмма бик бай һәм структурасы буенча мавыктыргыч чара. Ә "ике көпчәкле корыч дус" юлны күңелле һәм тиз итәргә ярдәм итәчәк.
6 июль көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә Тәмте һәм Иске Карабаян авылларына велосипедлар белән велопоход оештырдылар.
Күңелле сәяхәт- балачак хәтерендә матур истәлек булып уелып калачак!
Күпмилләтле халкыбызның бай мәдәнияте үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада иң мөһим һәм зур бәйрәмнәрнең берсе-Сабантуй (сабан бәйрәме). Сабантуй-кыр һәм чәчү эшләренең тәмамлануын күңелле бәйрәм итү, анда милли җырлар, биюләр, шаян конкурслар, спорт ярышлары тынмый. Айдар авыл җирлегенең мәйданында балалар "Сабантуй" бәйрәмен үткәрүне мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче һәр елны традициягә кертте. Бу бәйрәм- гаилә һәм гаилә иминлеге, балаларга һәм аларның әти-әниләренә яраткан бәйрәм. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты, милли уеннарда үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Сабантуйда катнашучы нәниләрнең бу матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләр калды.
Рухи-әхлакый тәрбия-мәдәният йорты һәм китапханә эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү бурычы зур әһәмияткә ия. Мәдәният учреждениеләре дә бу эшкә үз өлешләрен кертә. 24 июнь көнне Айдар авылы мәчетендә Халыклар мәдәни мирасы елы һәм Идел буе ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан дога уку буенча конкурс узды. Конкурс балалар арасында намаз укуны популярлаштыруга һәм аларны белемнәрне камилләштерүгә юнәлтерелде. Конкурс төрле яшь категорияләре буенча үтте. Мәдәният йорты директоры һәм китапханәче балаларга гомумән Ислам дине, тынычлык һәм игелек дине турында сөйләделәр. Барысы да мәчет тарихын ишетүдән һәм дин сабаклары алудан канәгать калды.
Хәзер балигъ булмаган һәр балалар «Закон шундый: 22: 00 — балаларга өйгә кайтырга вакыт» дигән әйтемне белә һәм күпчелек очракта тәүлекнең төнге вакытында өйләреннән читтә тормаска тырыша. Законының нәтиҗәлелеге шунда: әлеге законның максаты-балигъ булмаганнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, аларның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау, Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар һәм халыкара хокукның гомумтанылган нормалары нигезендә хокукый нигез булдыру. Айдар авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә, 2022 нче елның 30 нчы июнендә "Балалар Законы : 22: 00-балаларга өйгә кайтырга вакыт"-дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Туган авылым. Нинди матур, иркен ,саф һавалы, нинди күркәм безнең ягыбыз...Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Шулай ук изге күңелле,тырыш халкы,бай тарихы белән дә аерылып тора минем туган авылым Мәтәскәм.Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән ”Туган авылым Мәтәскәм”-дип исемләнгән фото-бәйге үткәрделәр.