Айдарда балалар Сабантуе

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Күпмилләтле халкыбызның бай мәдәнияте үсеп килүче буынны тәрбияләү  өчен зур мөмкинлекләр бирә. Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада иң мөһим һәм зур бәйрәмнәрнең берсе-Сабантуй (сабан бәйрәме). Сабантуй-кыр һәм чәчү эшләренең тәмамлануын күңелле бәйрәм итү, анда милли җырлар, биюләр, шаян конкурслар, спорт ярышлары тынмый. Айдар авыл җирлегенең мәйданында балалар "Сабантуй" бәйрәмен үткәрүне  мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче һәр елны  традициягә кертте. Бу бәйрәм- гаилә һәм гаилә иминлеге, балаларга һәм аларның әти-әниләренә яраткан бәйрәм. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты, милли уеннарда үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Сабантуйда катнашучы нәниләрнең бу матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләр калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International