Юбилярны котладылар

2022 елның 8 июле, җомга

2022 елның 1 июль  көнендә Максабаш  авылында яшәүче тыл ветераны Гайфуллина Тәгзимә Шөгаеп кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгзимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм  Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов Тәгзимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International