"Әбием догалары"

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Рухи-әхлакый тәрбия-мәдәният йорты һәм китапханә эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү бурычы зур әһәмияткә ия. Мәдәният учреждениеләре дә бу эшкә үз өлешләрен кертә. 24 июнь көнне Айдар авылы мәчетендә Халыклар мәдәни мирасы елы һәм Идел буе ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан дога уку буенча конкурс узды. Конкурс балалар арасында намаз укуны популярлаштыруга һәм аларны белемнәрне камилләштерүгә  юнәлтерелде. Конкурс төрле яшь категорияләре буенча үтте. Мәдәният йорты директоры һәм китапханәче балаларга гомумән Ислам дине, тынычлык һәм игелек дине турында сөйләделәр.  Барысы да мәчет тарихын ишетүдән һәм дин сабаклары алудан  канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International