Социаль халәткә һәм яшькә карамастан, безнең һәрберебез өчен тормышта беренче урында гаилә тора. Бу категориягә әти-әниеңне, тормыш иптәшеңне яки балаларны кертәсеңме, анысы мөхим түгел. Гаилә ул – бер өйдә яшәүче кешеләр генә түгел, ул – җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, авыр чакта бер-береңә терәк.
8 июль көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап истәлек открыткасы тапшырдылар.