«Ромашка бүләк ит» акциясе

2022 елның 8 июле, җомга

           Гаилә - ул кеше үзе төзи ала торган иң зур бәхет. Гаиләсез кеше ялгызга әверелә. Һәрбер кеше өйдә үзе яраткан һәм якын кешеләре көтүен тели. Гаилә – ул үз гореф-гадәтләре һәм законнары белән кечкенә генә дәүләт. Иң мөхиме, әлеге истәлекле көн гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.

          8 июль көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гайнетдинова Фәния һәм Хөсәенова Ләйсәннәр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан «Ромашка бүләк ит» акциясен уздырдылар. Алар һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт теләп кешеләргә ромашкалар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International