ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

8 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсе хезмәткәрләре  Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Сәламәтлек  иленә сәяхәт” дип исемләнгән уен–сәяхәт үткәрделәр. Әлеге чарада укучылар “Сәламәтлек” поездына утырып сәяхәт кылдылар. “Чисталык”, “Витаминнар” һәм “Физкультминутка» тукталышында төрле сәламәтлек темасына багышланган табышмакларга, мәкальләргә  җаваплар таптылар. Шулай ук китапханәдә куелган “Сәламәт булуга ни җитә”  дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадылар. Чара ахырында күңелле уеннар уйнадылар.

Сәламәтлек - кешенең иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе, аның иминлеге һәм озын гомер нигезе.  Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Сәламәт булырга һәрвакыт әзер бул!” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Сәламәтлек күп очракта кешенең үзенә, аның турында ничек кайгыртуына, яшәү рәвешенә бәйле. "Төрле яшьтә дә ничек  матур, нәфис һәм сәламәт булырга?" дигән сорауларга җавапны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар, журналлар, буклетлар, материаллар аша табарга була. 

Балаларга җәмгыятьтә үз хокукларын аңлату максатыннан 7 апрель көнне Ачы авылы мәдәният йортында "Һәр бала хокуклы" дип исемләнгән тематик сәгать узды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга хокук һәм аның белән бәйле булган төшенчәләрне  аңлатты. Катнашучылар  төрле катлаулы ситуацияләргә очраган әкият геройларының хокуклары хакында сөйләште, дөреслекне ачыклап гаделлеккә илтә торган юлларны ачыклады.

Бу бәйрәм үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн. Бөтендөнья  сәламәтлек көне – үз сәламәтлегеңә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Шул уңайдан 7 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “Сәламәт булуга ни җитә” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырдылар. Чара барышында яшьләр наркотик, спид , эчүчелек турында мәгълүматлар алдылар, сәламәтлекне яшьтән саклау кирәклеге турында фикер алыштылар.

8 апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галимова Н. Ф. республика күләм «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурсның беренче этабында катнашып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлтелгән "Син яхшы бел рус телен һәм онытма үз телең!" проектын тәкъдим итте.

6 апрель көнне  Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Рамазан ае  уңаеннан "Ислам дине кануннары" дип исемләнгән чара үтте.   Китапханәгә килгән өлкән буын апалары һәм хәзерге буын хатын-кызлары  исламның килеп чыгышы, тарихы турында сөйләделәр.  Корьән сүрәләре  укылды. Уразаның ни дәрәҗәдә саваплы һәм фарыз гамәл булуы турында фикер алышулар булды. Әлеге мәҗлес ифтар ашы белән тәмамланды.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннан рәсем конкурсы оештырдылар. Шулай ук «Сәламәтлек - зур байлык» темасына авыл фельдшеры белән әңгәмә үткәрелде. Балаларга сәламәтлекнең нигезләре: физик күнегүләр, спорт, дөрес туклану, йокы режимы хакында сәйләнде.   

7 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлеккә китап белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше буенча кызыклы һәм файдалы мәгълүматка ия булырга һәм аны куллана белергә тиеш. Шул максат белән, китапханәдә «Сәламәтлеккә китап белән» дип исемләнгән түгәрәк өстәл әзерләнгән иде, анда сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар тәкъдим ителде.

7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, Шармыш авылы китапханәчесе яшь укучылар белән «Скуку, простуду, безделье меняем на бодрость, здоровье, веселье» дигән исем астында спорт һәм уен программасын үткәрде. Чара «Здоровое поколение – будущее нации» китап күргәзмәсендә сөйләшүдән башланды. Сәламәт булу өчен балалар гигиенаны саклау, спортны ярату, дөрес туклану серләрен өйрәнделәр. Балалар  «Разминка», «Верю – не верю», «Походка спортсмена», «Здоровье не купишь», «Закончи пословицу» конкурсларында катнаштылар. Сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, халык мәкальләрен искә төшерделәр, төрле спорт төрләрен әйтеп уздылар.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә старт бирелде. Россия президенты Владимир Путин карары буенча тантаналар дәүләт дәрәҗәсендә узачак. Алда  бөтен ил буйлап дистәләгән чара  планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International