Космонавтика көнен бөтен Россия буенча билгеләп үтәләр. Нәкъ 61 ел элек тарихта беренче тапкыр совет очучысы - космонавт Юрий Гагарин космоска очты. Шул уңайдан 12 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Космос серләре"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар Космосның серле дөньясына чумдылар, космос үсеше тарихы белән таныштылар, беренче космонавт Юрий Гагарин биографиясеннән бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алдылар. Чара ахырында балалар үзләренең белемнәрен "Мин космос турында нәрсә беләм" дигән викторина ярдәмендә тикшерделәр .
12 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елда тирә-юньне җыештыру буенча өмә үткәрелде.
Сауш авыл мәдәният йортында «татар халык уеннары»дип исемләнгән баянда уйнарга өйрәнү буенча мастер-класс үткәрелде.Кичә бик күңелле үтте: баян һәм аккордеон астында биюләр һәм җырлар да булды. Чакырылган кунаклар-Сауш авылының иң яхшы баянчылары, балаларга бу уен коралларының төрлелеге турында сөйләделәр. Балалар рәхәтләнеп баянда уйнарга өйрәнделәр, ә кайберләре инде беренче көйләрен башкардылар. Катнашучылар бик кызыклы һәм күңелле вакыт үткәрделәр.
Язда бер матур бәйрәмебез бар. Ул 12 апрель-Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Шул уңайдан 12апрельдә укучылар белән "Космонавтика көне" дип исемләнгән викторина уздырылды.
9 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә беренче язгы өмә оештырылды. Укучылар мәктәп территориясендә чүп җыйдылар, кар тараттылар. Чисталык – сәламәтлек нигезе. Чисталыкны саклыйк һәм табигатебезгә зыян салмыйк!
7 апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Сәламәт булыйм дисәң"дип исемләнгән спорт-уен программасы үткәрде. "Сәламәтлек - ул бәхет" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм аларның әһәмиятен аңлаттылар. Шулай ук кызыклы уеннарда, эстафеталарда, конкурсларда катнаштылар.
Организмыбызны төрле авырулардан саклап һәм ныгытып тоту зур көч һәм игьтибар таләп итә. Ә бу эштә иң дөрес юл – спорт, әлбәттә. Шул уңайдан, 8 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләнгән аңлату-әңгәмә оештырылды.
9 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Тоталь диктант – 2022” акциясе үткәрелде. Әлеге чарада рус телен яратучылар үзләренең грамоталылыгын тикшерә ала. Диктант текстының авторы – язучы Степанова Мария. Темасы – беренче мәхәббәт. Текстта XIX гасырда Воронежда яшәгән яшүсмернең беренче мәхәббәте ыдытурында сүз бара. Диктантны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зинатуллин Ф.В. укыды. Акциядә 15 укытучы, 30 укучы катнашты.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан, 8 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Мөнәҗәт - халык иҗаты. Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Әлеге чарада татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләр көйгә салып та, шигъри формада да укылды. Шулай ук “Рамазан ае – Аллаһ бүләге” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый.
9 апрель көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә "Кошлар - табигать дуслары" дип исемләнгән кошлар көненә багышланган экологик уен-викторина узды.
Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Кичә барышында китапханәчеләр укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында рәсем конкурсы үтте.