ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Спорт – һәркемнең тормышында да кирәк булган мөһим шөгыль. Безнең сәламәт булуда актив тормыш рәвеше алып бару зур роль уйный. Кызганычка каршы, хәзерге көндә халыкның күпчелек өлеше сирәк хәрәкәтләнә һәм бу сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Шуңа күрә, үсеп килүче буынны спортка тарту максатыннан, 8нче апрель көнне Баландыш мәдәният йортында укучылар өчен “Сәламәт булыйм дисәң” исемле чара оештырылды. Биредә төрле хәрәкәтле уеннар уйналды, командалар арасында бәйгеләр оештырылды.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, 8 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Мөнәҗәт - халык иҗаты. Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Әлеге чарада татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрне көйгә салып та, шигъри формада да укыдык. Шулай ук “Рамазан ае – Аллаһ бүләге” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый.


8
апрель, 2022 ел
җомга

   7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу бәйрәм үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн. Бөтендөнья  сәламәтлек көне – үз сәламәтлегеңә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Шул уңайдан 7 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “Сәламәт булуга ни җитә” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырдылар. Чара барышында яшьләр наркотик, спид , эчүчелек турында мәгълүматлар алдылар, сәламәтлекне яшьтән саклау кирәклеге турында фикер алыштылар.

8 апрель конне Караширмэ авылы клубында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Рамазан ае  уңаеннан авыз ачтыру оештырылды. 

2022 елның 7 апрелендә Ачы мәдәният йортында "Һәр бала хокуклы" дигән тематик сәгать үткәрелде, анда бала хокуклары турында конвенциядә, Кеше хокуклары буенча гомуми Декларациядә язылган балаларның хокуклары каралды, балаларга таныш әкият һәм әдәби геройларга эләгә торган тормыш хәлләре турында фикер алыштылар.

7 апрель көнне Лесной авыл клубында, сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау максатыннан, сәламәтлек көненә багышланган "Скакалкада сикерү бәйрәме" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. 

6 апрель көнне  Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Рамазан ае  уңаеннан "Ислам дине кануннары" дип исемләнгән чара үтте.   Китапханәгә килгән өлкән буын апалары һәм хәзерге буын хатын – кызлары  исламның килеп чыгышы,тарихы турында сөйләделәр.  Корьән сүрәләре  укылды. Уразаның ни дәрәҗәдә саваплы һәм фарыз гамәл булуы турында фикер алышулар булды. Әлеге мәҗлес ифтар ашы белән тәмамланды.

Балаларда сәламәт тормыш рәвеше,физик күнегүләр,дөрес туклану,көндәлек режимны,гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңлату максатыннан,7 апрель көнне Балыклы авылы мәдәният йортында,фельдшер Билалова Миләүшә белән берлектә  "Сәламәтлек иленә сәяхәт"дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

Һәр кеше сәламәт булырга тели. Сәламәтлек - ул байлык. Ел саен 7 апрельдә бөтен дөньяда Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге дата уңаеннан рәсем конкурсы оештырдылар. Шулай ук «Сәламәтлек - зур байлык» темасына авыл фельдшеры белән әңгәмә үткәрелде. Чарада балалар сәламәтлек темасына рәсемнәр ясадылар. Фельдшер, кеше тормышының һәм сәламәтлекнең  кыйммәте турында сөйләде


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

6 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында укучылар арасында өстәл теннисы буенча "Бөтендөнья өстәл теннисы көне" нә багышланган турнир булып узды. Чара өстәл теннисы белән шөгыльләнү аша сәламәтлекне ныгыту максатыннан үткәрелде.Барлык катнашучылар да үзләренең җитезлекләрен һәм өстәл теннисында яхшы уйный белүләрен күрсәттеләр. Турнир кызыклы килеп чыкты 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International