Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, 8 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Мөнәҗәт - халык иҗаты. Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Әлеге чарада татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрне көйгә салып та, шигъри формада да укыдык. Шулай ук “Рамазан ае – Аллаһ бүләге” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый.