5 апрель көнне Субаш авыл клубында нарат бөреләрен җыю буенча акция игълан ителде. Борынгы заманнан нарат һәм каен бөреләре халыкта бик күп авырулардан дәваланырга ярдәм итү, кирәк-яраклар булдыру өчен кулланыла. Бөре җыюның иң яхшы вакыты март һәм апрель айлары булып тора.
2022 елның 31 мартында күп кенә буын кызларның һәм малайларның яраткан язучысы-Корней Иванович Чуковский тууына 140 ел тулды. Чуковский әкиятләрен олылар һәм балалар ярата. Аның әсәрләре игелеккә, дуслыкка өйрәтәләр һәм төрле яшьтәге кешеләр хәтерендә озак сакланалар. Алар балаларга һәм өлкәннәргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәләр. 4.04.22 ел көнне «Корней Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт» чарасында Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларны таныштырдылар. Балалар аның тормышыннан бик күп кызыклы эпизодлар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр. Соңыннан балалар бик теләп викторинада катнаштылар, сорауларга актив җавап бирделәр, бөек балалар язучысы әсәрләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара бик җылы атмосферада узды һәм иң матур мизгелләр, елмаюлар һәм күңелле аралашу белән тулы иде.
2022 елның 4 апрелендә, рус мәдәнияте көннәрендә, Ачы мәдәният йортында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Рус мәдәнияте символлары» исемле танып-белү сәгате үткәрелде.
Сәламәт булу-бик яхшы! 7 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!»дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Сәламәтлек күбесенчә кешенең үзенә, аның турында ничек кайгыртуына, яшәү рәвешенә бәйле. "Теләсә кайсы яшьтә ничек матур, төзелешле һәм сәламәт булып калырга?»,дөрес туклану,сәламәт яшәү рәвешен алып бару,- дигән сорауларга күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар, буклетлар, белешмәлекләр ярдәм итте.
2022 ел очен расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 5 апрель конне мондый чара «Тан» ЖЧШ дэ башкарылды.
Яз җитү белән туган ягыбызга күчмә кошлар кайта башлады. Шул уңайдан безнең Олы Мишә балалар бакчасында “Кошлар – безнең дусларыбыз” исемле акция үтте. Акциянең максаты - балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау.
6 апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә хезмәтне саклау айлыгы кысаларында “Тормыш иминлеге” темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгатьләренең максаты: тормыш өчен куркыныч очракларны барлау, үз – үзеңне куркыныч очракларда дөрес тотарга өйрәнү.
6 нчы апрель көнне Теләченең “3” нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында әти-әниләр һәм балалар белән нәтиҗәле аралашу” дип аталган тренинг – семинар булып узды. Әлеге тренингтан без, тәрбиячеләр, үзебез өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдык. Тренинг бик кызыклы уеннар белән үрелеп барды, барлык педагогларга да әлеге чара бик ошады.
Без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән һәрдаим юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп торабыз һәм уеннар ярдәме белән өйрәнгән материалны ныгытабыз. 5 нче апрель көнне дә пазллар ярдәмендә белемнәрне ныгыттык.
Татар авылында яшәүче кешеләр бу бәйрәмне ел саен бик күңелле һәм тату итеп уздыралар. Бу уеннар аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халкының милли мәдәнияте турында белемнәр бирелә. Халык белән кызыксыну, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, тел белән кызыксыну арта. Фантазия, хәрәкәтләрнең чагылышы үсә. Толерантлык, милләтара дуслык тәрбияләнә. Без, Лесной балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, башлангыч мәктәп укучылары белән берлектә әлеге бәйрәмне үткәрдек. Балалар төрле уеннар уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Балалар өчен иң кызыгы-ботка белән сыйлану булды. Балаларга бәйрәм бик ошады һәм алар шатлыклы хисләр белән балалар бакчасына кайттылар.