«Корней Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт»

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 31 мартында күп кенә буын кызларның һәм малайларның яраткан язучысы-Корней Иванович Чуковский тууына 140 ел тулды. Чуковский әкиятләрен олылар һәм балалар ярата. Аның әсәрләре игелеккә, дуслыкка өйрәтәләр һәм төрле яшьтәге кешеләр хәтерендә озак сакланалар. Алар балаларга һәм өлкәннәргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәләр. 4.04.22 ел көнне «Корней Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт» чарасында Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларны таныштырдылар. Балалар аның тормышыннан бик күп кызыклы эпизодлар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр. Соңыннан балалар бик теләп викторинада катнаштылар, сорауларга актив җавап бирделәр, бөек балалар язучысы әсәрләренең белемнәрен күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International