Яз җитү белән туган ягыбызга күчмә кошлар кайта башлады. Шул уңайдан безнең Олы Мишә балалар бакчасында “Кошлар – безнең дусларыбыз” исемле акция үтте. Акциянең максаты - балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау. Әлеге чаралар аша балаларда туган ягыбызга карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү. Акция барышында балалар кызыксынып кошлар турында рәсемнәр, видеофильмнар карадылар, аппликация ясадылар, кошлар турында шигырьләр өйрәнделәр. Әтиләре белән бергәләп сыерчык оялары ясадылар. Бу оялар белән без “Теләче информ” мәгълүмат үзәге оештырган “Сайрар кошларны каршылап” бәйгесендә катнаштык. 5 апрель көнне катнашучы барлык балаларга да диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар бу көнне әти-әниләре һәм тәрбияче апалары белән “Теләче “гәҗите редакциясендә кунакта булып кайттылар. Безнең Олы Мишә балалар бакчасына йөрүче Хәбибуллин Раязның әтисе ясаган оя әлеге бәйгенең махсус призына лаек булды. Барысы да экскурсиядән канәгать калдылар. Акциядә катнашкан барлык гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.