ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

30 март көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Мухаметов Альмир (җит. Гарипова Г.Г.) "Шәп әйдаман 2022" республика конкурсының финал этабында катнашты һәм финалист дипломы белән бүләкләнде.Конкурста республиканың 17 белем бирү оешмасыннан 17 әйдаман катнашты. Конкурсантлар каршылыкларны җиңеп, үзләренең иҗади, оештыру сәләтен күрсәттеләр.

30 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, китапханәнең «Шаркылдыклар» клубы әгъзалары өчен «К.Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт» үтте. Әлеге чара ярдәмендә язучының әсәрләре турында булган белемнәрне ныгыту, командада эшли белү, балаларның күзаллавын, иҗади сәләтен арттыру иде. Әдәби лото уены китапханәдә әле беренче тапкыр үткәрелә. Шуңа да карамастан бакча балалары бик актив булдылар, бирелгән сорауларга зур кызыксыну белән җавап кайтардылар. Ә соңыннан Чуковский әсәрләре буенча берничә мультфильм күрсәтелде.

30 март көнне Сауш авылы китапханәчесе  “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балаларны китапханәгә чакырып “Китап белән бергә үсәм” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Чара уен формасында узды. Балалар мавыктыргыч презентация карадылар, танып-белү викторинасының сорауларына җавап бирделәр, китап һәм танылган әкият персонажлары турында әдәби табышмакларга җавап бирделәр, яңа журналлар белән таныштылар.

Халыкара урманнарны яклау көне 21 март көнне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү.  Шул уңайдан 29 март көнне,“Культура для школьников” проекты кысаларында , Айдар авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балалары белән берлектә кычкырып уку үткәрде.

Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм. Шушы бәйрәмгә карты-яше, бала-чагасы - барысы да җыелды. Төрле ярмалардан ​ зур казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәмебез кунаклары әлеге боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара концерт номерлары, төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмебез эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үтте.

Теләченең 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова Ф.Ф. Мамадыш шәһәренең 5нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында узган "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча заманча технологияләр "дигән региональ семинарда катнашты.

30 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә танылган балалар язучысы, әкиятче Корней Чуковскийның тууына 140 ел тулуга карата “Корней Чуковский әкиятләре дөньясында” исемле әдәби сәгать узды. Бу чарада балалар әкиятчебезнең тормыш юлы, иҗаты белән танышып, күп тапкырлар укып та туйдырмый торган, язучының балалар яратып укый торган әсәрләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Корней Чуковскийның табышмакларына, әсәрләренә карата кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Чара барышында балалар “Айболит” һәм “Мойдодыр” командаларына бүленеп  “Минем яраткан әкият герое” исемле темага рәсем ясауда, осталыкта, тизлектә көч сынаштылар. Бәйгедә дуслык җиңде. Шулай ук әлеге чарага авторның китапларыннан торган китап күргәзмәсе дә төзелде.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында  30 март көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.Бу бәйгедә безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче ике кызыбыз да катнашты. Муликова Мәдинә иң талантлы кыз” , Ситдикова Зәлинә “Иң гүзәл кыз” номинацияләрендә җиңү яуладыдлар  Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Аның максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезе аңлатылды. Балаларны Рөстәм Әхмәтгәрәев мәчет белән таныштырды һәм "Ислам нуры" исемле тематик сәгать үткәрде. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, догалар, вәгазьләр укыды. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам, изге китап – Коръән икәнлеген, мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Балалар үзләре дә белгән догаларын укыдылар. Шулай ук укучыларга ислам диненә багышланган “Иман нуры” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Аның "Доктор Айболит", "Мойдодыр", "Муха Цокотуха" һ. б. әсәрләрен балалар бик яратып укыйлар. Алан авылы китапханәсендә "Добрый дедушка Корней и его сказки" дип исемләнгән әкиятләр кичәсе балаларны киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өндәүче чара буларак оештырылды. Балалар "Доктор Айболит "әсәрен рольләргә бүлеп укыдылар, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап биреп, фикерләр белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International