ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.... Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате — милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы.

Халыкара театр көне уңаеннан «Театр һәм китап» иллюстратив күргәзмәсе төзелде. Анда танылган язучыларның, драматургларның пьесалары һәм театр турында әйткән канатлы сүзләре урын алды. Укучылар өчен «Театр тарихыннан кызыклы фактлар» дигән буклетлар әзерләнде.

29 апрель көнне Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова З.Ш. , методисты Гараева Р. Р. Һәм өстәмә белем бирү педагоглары Габдуллина Р.Г., Ибраева Р.З., “Әйләнә-тирәбездәге экология: укучылар, балалар, студентларның эзләнү-тикшеренү проект эшчәнлеге” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Барысы да грамоталар белән бүләкләнделәр.

Тревога төймәсе сигналы буенча Балалар иҗат үзәге территориясенә тиз арада чыгу оештырылды. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләренең югары дәрәҗәдәге белемнәре аркасында, барлык тәрбияләнүчеләр һәм 8 хезмәткәр бинадан имин рәвештә эвакуацияләнде.

26 март көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көннәре уңаеннан “Без үз һөнәребез белән горурланабыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарага, шушы өлкәдә хезмәт куйган, мөхтәрәм ветераннарыбыз һәм «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүче ханымнар чакырылган иде. Мәдәният тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән кичәбез күңелләргә яшьлек дәрте өстәсен иде дигән теләктә, ветераннарыбыз белән берлектә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек күрсәтелде. Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Замалетдинов Ф.Б. ветераннарыбызны котлап изге теләкләрен җиткерде. Үзешчәннәребез изге теләкләрен матур җырлар аша бүләк иттеләр. Соңыннан, чәй табыны артында, ветераннарыбызның уй-кичерешләре аша җылы әңгәмә булды.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында бүген 30 март көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды.  

Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.  Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Тылсымлы театр дөньясы”  исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Шуны истә тотып “Якташларыбыз – зур сәхнәдә” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәгә якташ артистларыбыз, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматларга күзәтү үткәрелде. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы ул.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме . Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүзбикә  һәм Кыш Бабай бәйрәмнең кунаклары булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,уйнап куңел ачтылар. 

29 март көнне Үзәк балалар бакчасында тәрбияче Айгөл Саттарова  җитәкчелегендә кече яшьтәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!» спорт чарасы узды.  Балалар бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Аерым, бәйрәм атмосферасы булдырылды, чөнки күптән түгел Пекиндагы Олимпиада узды, һәм күп кенә балалар спортчыларның әти-әниләре белән чыгышларын карадылар. Шуңа күрә ярышларга һәм хәрәкәтле уеннарга карата кызыксыну бик югары иде.  Чара барышында тәрбияләнүчеләр хәрәкәтләрне координацияләүне, игътибар, хәтер, төрлелекне үстерделәр, дустанә һәм команда рухын тәрбияләделәр, Пекин Олимпиадасында булган спорт төрләрен кабатладылар. Чара бик күңелле һәм истә калырлык булды.

Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.  Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Югары Кибәхуҗа авылында укучылар белән Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтелде. Бәйрәм күмәк уеннар, матур җырлар, чтәлекле шигырьләр, матур котлау сүзләре белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International