Укучылар машина йөртү осталыгын күрсәтү, автоматны вакытка сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату, экстремаль чаңгыда йөрү, граната ату, аркан тартуда үз көчләрен сынадылар. Машина йөрү осталыгын күрсәтү төрендә Зарипова Нурзилә- 3 урын, граната атуда Вахитов Рәмис - 2 урын, Зиганшина Румия - 3 урын, ә экстремаль чаңгыда йөрү буенча Иске Җөри укучылары 3 урынга лаек дип табылды. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
28 март көнне, сәләтле балалар белән эшне системалаштыру максатыннан, Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Яшь Эрудит" республика олимпиадасы булып узды. Безнең балалар бакчасыннан да зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты.
2022 елның 28 март көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Әбүбакирова Асылбикә Гимади кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Асылбикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды.
Театр – ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Шул уңайдан 26 март Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Өмет” театр берләшмәсенә йөрүчеләргә театр сәнгате буенча мастер класс үткәрделәр. Аларга ничек үзләрен сәхнәдә тотарга, сөйләргә, нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеген аңлаттылар һәм уйнап күрсәттеләр.
Без Лесной балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән урамда язгы спорт уеннары оештырдык. Уеннардан соң балалар белән кара каргалаларны һәм сыерчык ояларын күзәттеләр...Кемнең оясына беренче булып килер икэн сыерчык...??? Барысы да яз белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр. Язгы һәм кышкы ел фасылының аермаларын атадылар.
Балалар яраткан әкиятләрне, андагы геройларны искә төшерде. Алар белән булган вакыйгаларны әйтеп бирде. Китапханәче биргән төрле сорауларга да җаваплар табып, катнашучылар әкиятләр буенча яхшы белемнәрен күрсәттәләр. Чара ахырында «Книга – тайна, книга – клад, книга – лучший друг ребят» китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.
Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан 27 март көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - “Карга боткасы” уздырдылар.
Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате халкыбызның рухын ныгыта, туган теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Әлеге көн уңаеннан 26 март көнне Максабаш авылы башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәдәният йортында эшләп килүче якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КГАУ ның “Тургай” студентлар халык театрының җитәкчесе булып эшләгән Роберт Галиев музеенда экскурсиядә булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар.
28 нче март көнне ”Батыр” спорткомлексында , Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган,2006-2007 ,2008-2009 ,2010-2011 ,2012 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге булып узды.
26 нчы март көнне ”Батыр” спорткомлексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә ТР ның атказанган спорт һәм физик культура остасы Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2005-2007,2008-2010 нчы елларда туган малайлар һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ярыш булды.