Олы Нырсы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Ваттаны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр!” исемле КВН-ярыш үткәрелде. Егетләр төрле сынауларны үтәп, көч сынаштылар. Ярышлар күңелле уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Кичә бик күңелле узды. Авылдашлар һәр катнашучыга кул чабып, дәрт өстәп тордылар. Бәйрәм азагында һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
24 февраль көнне ӨБМБҮ “БИҮ” да педагог-оештыручылар семинары булып узды. Бу семинар-кинәшмәдә узган бәйгеләргә анализ һәм балалар оешмаларының алга эш планы каралды. Шулай ук узган эшләр дә билгеләнеп үтелде.
Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, шулай ук милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп, интеллектуаль сорауларга җаваплар таптылар. “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйттеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Туган телгә багышланган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләрне яттан сөйләделәр. Чара татар халкының күңелле уеннары, биюләре белән бергә үрелеп барды.
Туган тел көне уңаеннан Олы Нырсы балалар бакчасында халкыбызның гореф – гадәтләре, йолалары турында әңгәмәләр үткәрелде. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, халкыбызның уеннарын бик яратып уйнадылар. Иң соңыннан “Туган тел” җырын башкардылар.
Өстәмә белем бирү педагоглары арасында “Йөрәгемне балаларга бүләк итәм – 2022” республика конкурсының район туры узды. Конкурста 7 өстәмә белем бирү педагогы читтән торып катнашты. Беренче урынга Балалар иҗат үзәгеннән Галимзянова Ф.Г., спорт-сәламәтләндерү үзәгеннән Назмутдинов А.Г. лаек булдылар. Аларның эшләре конкурсның икенче этабына җибәрелде.
Иске Җөри авылы китапханәсендә “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды. Китапханәдә балалар белән Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Балаларга халкыбызның милли киемнәре булган калфак, түбәтәй, читек, алъяпкыч турында мәгълүмат бирелде. Балалар халкыбызның милли киеме булган читек рәсемен буядылар, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнадылар.Чара ахырында “Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
25 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Алар анда татар халкының милли хәзинәләре белән танышты, әкиятләр укыды, сынлы сәнгать күргәзмәсен карады. Кичә ахырында халкыбызның күмәк уеннары уйналды. Күргәннәреннән һәм ишеткәннәреннән һәркем канәгать калды.
25 февраль көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы Татарстан Республикасының мәгълүмати технология үзәге тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы электрон мәгарифенең дәүләт магълүмат системасы кулланучылары өчен оештырылган дистацион укуларында катнашты.
Ачы мәдәният йортында «Кешелек уллары-Ватан сагында»дигән спорт программасы булып узды. Анда 2 команда "Шук кызлар» һәм «Уңган егетләр"катнашты. Чара командаларны сәламләү һәм команда капитаннары өчен аерым биремнәр белән башланып китте. Спорт программасы төрле кызыклы уеннардан торды:» Меткий лучник«,» Эзтабар«,» армия кухнясы " һ.б. Конкурс программасы тәмамланганнан соң хәрби тематикага җырлар җырладылар һәм тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Бөтендөнья туган тел көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тел язмышы – милләт язмышы” дигән викторина үткәрделәр. Ел саен бу бәйрәмне бәйрәм итү кысаларында төрле илләрдә төрле чаралар уза. Укучыларга викторина барышында татар халкының гореф - гадәтләрен саклау, үстерү, үткәннәр турында мәгълүматны ничек тапшыру турында сөйләделәр. Балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен туган тел иң шифалы чыганак икәнлеге аңлатылды. Балалар актив катнаштылар. “Табышмак әйтәм тап” табышмакларында уйнадылар.