23 февраль көнне Сауш мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен программасы үткәрелде, анда 13 кеше катнашты. Уен программасы барышында балалар иҗади эшчәнлеге, спорт белән кызыксыну, туган илгә мәхәббәт, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләнде, бик күп конкурслар үткәрелде.
23 февраль көнне Ачы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Россия солдатлары алдында баш иябез " дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр. Ир-егетләр армия көннәрен искә төшерделәр, конкурсларда һәм ярышларда катнаштылар: тизлек белән бортянкалар чолгадылар, ярмалар җыйдылар, хәрби җырларны таныдылар һәм аларны жырладылар . Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Һәркем истәлекле бүләк алды. Кичә бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
24 нче февраль көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды. Балалар биеделәр, җырладылар, әтиләре белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте .
Шәдке балалар бакчасының балалары төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар уен вакытында ныгыталар. Бергәләшеп дустанә мөнәсәбәттә, аралашып уйнарга өйрәнәләр.
Бу көннәрдә чираттагы бәйгенең нәтиҗәсе билгеле булды. Хабибуллин Р. Һәм Галиуллин А.“Туган телем – серле тел” IX төбәкара интернет-бәйгедә үз яшьтәшләре арасында «Туган ягым – моңлы бишек» номинациясендә мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Икесе дә якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Бәйгенең максаты - катнашучыларның иҗади сәләтен үстерү, татар халкы язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын пропагандалау һәм тарату, балаларда сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, туган телгә, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү,
сөйләм жанрының үзенчәлекле, талантлы башкаручыларын ачыклау, конкурста катнашучыларның сәнгать һәм артистлык сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү иде.
Балаларның киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе «саннар дәресе» проектында катнашты . 2022 елның 14 февраленнән 6 мартына кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының санлы трансформация һәм зур мәгълүматлар Департаменты карары буенча (алга таба-Департамент) Россия мәктәпләрендә « Цифрлы сәнгать: ИТ дә музыка» дигән темага дәрес үткәрергә тәкъдим ителде (алга таба – дәрес, проект). Проект материаллары педагогларга информатика, Математика, Музыка һәм физика дәресләре үткәрү өчен тәкъдим ителде. Проект дәресләре шулай ук өстәмә түгәрәкләр, сыйныф сәгатьләре, өй биремнәре кысаларында, шулай ук балалар белән нәтиҗәле шөгыльләнү максатыннан ата-аналарга тәкъдим ителергә мөмкин.
Әбде авыл китапханәсендә укучыларга кеше тормышында, җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан «Живой язык, родное слово!» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Катнашучылар китап күргәзмәсе белән танышты, кызыксынып презентация карады, тел турында сорауларга җавап бирде, сүзләрдән мәкаль җыйды, кроссвордлар чиште. Чара шигырьләр уку белән тәмамланды.
Олы Нырсы авыл китапханәсе, Халыклар сәнгате һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышлап, балалар өчен «Татар халык әкиятләре» дип исемләнгән темага викторина әзерләде. Әсәрләрдән өзекләр буенча балалар әкиятне, геройны яки әлеге өзекне тасвирлаган вакыйганы әйтеп бирде. Викторина вакытында балалар үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен һәм катлаулы сорауларга җавап биргәндә үз белемнәрен куллана белүләрен күрсәттеләр, ә иң мөһиме, китап укуга кызыксынуларын арттырдылар.
Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Ватанны саклаучылар көне" билгеләп үтелде. Балалар әтиләре өчен видео-котлау әзерләделәр, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр, үз куллары белән бүләк әзерләделәр. Бәйрәмнән соң, түгәрәк өстәл артында "Ватанны саклаучылар көне" турында тирәнтен сөйләшү алып барылды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм зур кызыксыну белән бәйрәмнең тарихын тыңладылар.
Балалар иҗат үзәге базасында “Яшь педагоглар мәктәбе” утырышы булып узды. Өстәмә белем бирү педагоглары: Нуртдинова Р.С., Солонцов М.А, Гарипова Г.Г., Набиуллина Р.Р. мастер-класслар күрсәттеләр.