2022 елның 24 февраль көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Гәйнетдинова Гандәлиф Хәсән кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гандәлиф апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов юбилярга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Шул уңайдан Роза апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә карата "Ягез әле, егетләр!” исемле КВН – кичә үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта егетләр көч сынаштылар. Алар үзләрен тапкырлыкта, житезлектә, бар яктан күрсәттеләр. Ә инде ярышлар арасында күңелләрне тибрәтерлек дәртле җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Кичә кызык һәм үзенчәлекле үтте. Тамашачыларыбыз егетләрнең һәрберсенә кул чабып, аларга дәрт өстәп тордылар. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.
Бу бэйрэм Ватанны, узенне гаилэсен, дусларын, якыннарын саклау мы хэм яклаучы ир-егетлэребезгэ багышланган. Шул унайдан Югары Мэтэскэ авыл клубында Кышкы спартакиада булып утте. Бэйрэм кичэсе бугенге кондэ армия сафларында хезмэт итуче Фасхиев Ильсафнын авылдашларына махсус жибэргэн хатын уку белэн башланып китте. Аннан сон анын этисе улы хормэтенэ бик матур жыр башкарды.Концерт номерлары белэн чиратлашып спорт уеннары башланып китте. Авылыбызнын ир-егетлэре уеннарда активлык курсэттелэр хэм призларга лаек булдылар. Фойе да Шифалы улэннэрдэн ЭЗЕРЛЭНГЭН чэй эчеп, Яна пешкэн кайнар коймаклардан авыз итеп, кичэ нен уткэне сизелми дэ калды. Катнашучылар кутэренке кэеф белэн ойлэренэ таралыштылар.
20 февральдә Шармыш авыл китапханәсендә Халык сәнгате һәм Рәсәй халыкларының матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Халыкара Туган тел көне уңаеннан "Уку утравында маҗаралар сезне көтә" дип исемләнгән әдәби чара булып узды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Үзәк мәдәният йорты директоры, активистлар белән берлектә, Теләче авылы урамнарына чыктылар, ир-атларны бәйрәм белән котладылар, истәлекле открыткалар тапшырдылар
23.02.22 Үзәк мәдәният йортында "Олимп" яшьләр үзәге белән берлектә, булачак солдатлар, Ватанны саклаучылар өчен "Яшерен-шифрлы гаскәрләр" дигән квест - программа үткәрелде. Анда яшьләр команда белән шифрларны тиз һәм төгәл ачыклый белүдә, противогаз киюдә ярыштылар. Яшьләр барлык биремнәрне дә җиңел үттеләр,чөнки аларга залда утыручы төркемнәр ярдәм иттеләр. Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Ватан сакчысы булу Россиядә һәрвакыт хөрмәтле һәм дәрәҗәле саналган. Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 19 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә яшьләр арасында “Ягез әле, егетләр!” дип исемләнгән КВН-кичә үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта дүртәр кешедән торган “Заман” һәм “Яшьләр” командалары көч сынаштылар. Һәр конкурс биремнәре егетләрне җитезлектә, уңганлыкта , шаянлыкта, тапкырлыкта сынады. Ә ярышлар арасында дәртле җырлар, биюләр, нәфис сүз бәйрәмгә ямь өстәде. КВН-кичәдә катнашучы егетләрне жюри лаеклы бәяләп, нәтиҗәләр ясады. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Бу бәйрәмне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бик зурлап үткәрделәр. 19 февраль көнне үткәрелгән мәдәни чара “Сез безнең өчен терәк” дип исемләнде. Безнең авылдан ике егетебез Әлфис Гыйльметдинов, Илмир Биккининнар армия сафларында хезмәт итәләр. Бу кичә солдат хатлары уку һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. Кичә бик күңелле тәмамланды.
Балалар үзләренең белемнәрен, күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Балаларга бу кызыклы һәм мавыктыргыч викторина бик ошады, биремнәр зур кызыксыну уятты һәм үзләре өчен бик күп яңалыклар ачты