Шармыш авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә котлау открыткалары ясау буенча "Әтигә бүләк ясыйм" дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Башта "Почемучки" клубына йөрүче балалар "Защитники России" китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Ватаныбыз армиясенең батыр үткәне турында китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Соңыннан катнашучылар әтиләренә матур бәйрәм открыткалары ясады.
27 февраль көнне Теләче авылының «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча Теләче районы беренчелегенә финал уеннары булып узды.
Ярышларда барлыгы 10 команда катнашты.
1 урын-Теләче авыл җирлеге командасы
2 урын-Үзәк авыл җирлеге командасы
3 урын-Иске Җөри авыл җирлеге командасы.
Кыш көне безнең мәктәп укучылары физкультура дәресләрендә рәхәтләнеп чаңгы шуа. Чаңгыда шуу чыдамлык үсешенә ярдәм итә, шулай ук салкын тиюдән һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан страховкалана.
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Олы Нырсы урта мәктәбендә сафка тезелү һәм хәрби җыр бәйгесе узды. Шулай ук чаңгы ярышлары буенча мәктәп Беренчелеге үтте. Бу чараларда барлык укучылар да актив катнаштылар. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
Баландыш төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Безнең мәктәпнең тәрбия эшчәнлегендә төп максатларның берсе-укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләү. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен даими рәвештә гражданлык һәм хәрби-патриотик юнәлеш алып баручы чаралар оештырыла. Айлык кысаларында мәктәптә "Батырлык дәресләре"үтте.
Балык Бистәсе районында "ГТО"ФСК кышкы фестиваленең зона этабы узды. Биредә безнең Теләче урта мәктәбе командасы да чыгыш ясады. Тренерлар, физик тәрбия укытучылары Хакимов Рафил Рефат улы, Салихова Зөлфия Хәмзә кызы җитәкчелегендә үткән ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
Ярышта “Батырлык" һәм “Дуслык”командалары катнашты. Командалар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар: тизлектә, җитезлектә сынаштылар, үрмәләү, бәрәнге әрчү, төймә тагу кебек конкурсларда катнаштылар.
Бәйгедә "Дуслык" командасы җиңү яулады.
Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Кайсын гына алсак та , аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 25 февраль көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр. Бу әңгәмә “Һөнәрнең һәр кайсы мактауга лаек”дип исемләнгән иде. Укучыларга мәктәпне тәмамлагач нинди һөнәрләр сайлыйсыз? -дигән сораулар бирелде. Аларның һәркайсы нинди һөнәр сайлауларын әйтеп үттеләр. Укучыларның шушы хыяллары тормышка ашсын дигән теләктә калабыз.
21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсе 10 февральдән 20 февральгә кадәр “Укыйм туган телдә” дип исемләнгән флешмоб узды. Шигырьне һәркем үз туган телендә башкаруы, эчтәлеге буенча — халкыбызның, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, тарихын чагылдыруы зарур булды.
Флешмоб кысаларында катнашып 52 кеше туган телгә багышланган шигырь укып, 20 февральгә кадәр #укыймтугантелдә2022, #теләчеүзәк китапханәсе хэштеглары белән үзләренең социаль челтәр битендә урнаштырып барды. Катнашучыларга рәхмәтебезне белдереп электрон сертификатлар җибәрелде, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
Теләче 2нче балалар бакчасында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү эшен системалаштыру, балаларның һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан, «Әти-әнием һөнәре» проекты тормышка ашырыла. Бу атнада әлеге проект кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төркемдәшләренең әтиләре Бәдриев З., Гайнуллин И., Фәтхуллин А. һәм Авхаров И. белән очраштылар. Алар балаларга үз һөнәрләре турында сөйләделәр һәм кызыклы презентацияләр күрсәттеләр.