ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

"Батыр" спорткомплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россиянең атказанган тренерлары Мәгъсүм Мөбарәкшин улы Сәхәбетдинов һәм Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә Бөтенроссия турниры узды.

Бу көннәрдә,  Балалар иҗат үзәгенең еллык эш планы    нигезендә  «Минем инициатива - 2022» бәйгесе өстендә эш алып барыла.  Педагог-оештыручыларның профессиональ бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе Газизова  Равилә  Исмагиловна  байгенен  республика этабында катнашырга җыена. Шулай ук,  «Яхшы Әйдаман» бәйгесенең республикакүләм ярышында Теләче  районы данын  Олы Мишә урта мәктәбеннән Мөхәммәтов Альмир яклаячак.

21 февраль көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган»Туган телдә дәшсәм генә,туган телем мине аңлар” дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар Г. Тукай,Х. Туфан, Г. Афзал,М. Галиев, Х. Халиков ,Зөлфәт  һ. б.күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп  сөйләделәр,

     Олимпиадаларда катнашкан укучыларны хөрмәтләү оештырылды . Туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр..

Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. 15 февраль көнне бөек шагыйрьнең тууына 116 ел тулуга карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен кычкырып укыды. Әлеге көнгә китапханәдә күргәзмә дә оештырылган иде.  

Кичәдә 12 кеше катнашты. Бәйрәм программасында авыл мәдәният йорты белгечләре уеннар, конкурслар, биюләр, шулай ук чарада катнашучылар уйлап тапкан Изге Вәли көне белән үзенчәлекле котлаулар әзерләделәр. 

Иске Җөри мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән үзешчән авыл халкы катнашында бик зур,матур концерт узды. Тамаша матур җырлар, дәртле биюләр, юмор, нәфис сузләр белән үрелеп барды.

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көн ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның ноябрендә игълан ителгән иде һәм 2000 елның февраленнән һәр елны тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү өчен билгеләп үтелә. 21 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем – иркә гөлем" дип исемләнгән чара булып узды. 6-11 сыйныф укучылары татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Авыл фельдшере Сиринә Гараева «Сәламәтлекне югалтсаң – барысын да югалтасың», “Зиһенгә богау” дигән темаларга чыгыш ясады. Әңгәмә барышында китапханәче чарада катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган әдәбият тәкъдим итте. Сәламәтлек темасына багышланган мәкальләр, бөек фикер ияләренең канатлы фразаларын искә төшерде. Казаклар клубы мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдиев «Заманча дөньяда мода һәм сәламәтлек» дигән темага презентация күрсәтте. Яшүсмерләр бертавыштан “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” дигән уй белән таралыштылар.

Кеше мәктәптә, кибеттә, транспортта таныш һәм таныш булмаган кешеләр белән даими элемтәдә тора. Башка кешенең үз-үзен тотышы, ачык йөзле яки тупас әйтелгән сүз еш кына күңелдә көн буена эз калдыра. Җәмгыятьтәге тормыш кешеләрнең барысы да:олылар өчен, малайлар һәм кызлар өчен мәҗбүри булган аралашу кагыйдәләрен үтәвен таләп итә. Шул уңайдан 19 февраль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында мәктәп укучылары белән " Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга?" дигән әңгәмә үтте. Урамда булса, кычкырып сөйләшергә, кычкырырга, сызгырырга, үтеп баручыларның игътибарын үзенә җәлеп итәргә ярамый, шәхси һәм җәмәгать милкен бозмаска, транспортта өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балалары булган хатын-кызларга урын бирергә кирәк. Кыскасы, кешеләр арасында үз-үзеңне яхшы тотырга, бер-береңне хөрмәт итә белергә белергә кирәклеге турында аралаштылар.

Казан шәһәренең 180 нче гимназиясендә "Аулак өй баттл" Республика проектының йомгаклау-финал уеннары узды. Теләче урта мәктәбе укучылары Галимханова Адилә, Гатауллин Ислам, Галимҗанова Камилә, Әтнә, Арча, Балык Бистәсе, Казан мәктәпләре укучылары җыелма команда составында чыгыш ясадылар. Алар Саба районының "Сәләтле балалар" командасына каршы уйнадылар. Ике команда да бик яхшы уен күрсәтте. Камилә Галимҗанова һәм Ислам Гатауллин "Ассаламагалайкем" җырын башкардылар, ә Адилә Галимханова "Мин татар кызы" шигыре белән чыгыш ясады. Укучыларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың дипломнары белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Сәхәбиева Гөлфинә Мидхәт кызы һәм Теләче урта мәктәбенең Милли мәгариф буенча директор урынбасары Кыямова Лилия Рәис кызы бүләкләнделәр. Укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International