Теләче 2нче балалар бакчасында 21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан зур төркем балалары белән “Тамчы шоу” уены оештырылды. Уен барышында балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, Татарстан республикасында яшәүче башка халыкларның уеннарын уйнадылар һәм төрле сорауларга җавап бирделәр.
23нче гыйнвар көнне Теләче муниципаль районы Балалар иҗат үзәге укучылары XII Халыкара «Раштуа әкияте» фестиваль-конкурсында катнаштылар. «Василек» хореография коллективы (җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы) I дәрәҗә лауреат булдылар, ә «Ухтышки» төркеме солисткасы Баева Динә соло номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды.
В Старозюринской сельской библиотеке с целью ознакомления творчества великого татарского поэта-героя и патриотического воспитания, для учащихся 5-8 классов была проведена викторина, посвященная 116-летию со дня рождения Мусы Джалиля. Присутствующие узнали о его трудном жизненном пути и богатом творчестве. Учениками были прочитаны стихотворения: “Батыр егет турында җыр”, “Чулпанга”, “Дан”, “Кичер илем” и балладу “Сандугач һәм Чишмә”. В конце мероприятия был проведен обзор на книжную выставку "Җырым белән җиңдем дошманны".
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без балалар белән төрле чаралар үткәрәбез. Быел да, 21 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре (Хазинурова Г.Р.,Хадиева Ф.Г.,Мубаракова Д.М.,Мингазова Г.Р.,Сафина Р.К.-муз.җитәкчесе) уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган музыкаль чара уздырдылар. Балалар табышмаклар,татарча җырлар, шигырләр, мәкальләрнең дәвамын әйтү, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Чарының ахырында күмәкләшеп “Туган тел”җырын җырладылар.
Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне үткәрелә. Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә әлеге бәйрәмгә багышланган чара КВН формасында үтте. “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип аталган бәйрәмдә 6-8 нче сыйныф укучылары катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "И туган тел…" дигән бәйрәм булып узды. Чарада зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Бу бәйрәмдә милли уеннар, җырлар, шигырьләр бер- берсенә үрелеп барды. Олысы-кечесе бергә күңел ачты һәм туган телнең көчле, татлы, ләззәтле тел булуына, якынлыгына, газиз булуына инанды.
21 февраль көнне Район мәдәният йортында эстрада сәнгатенең «Созвездие - Йолдызлык-2022 " XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район сайлап алу туры узды. Балалар иҗат үзәгенең бию коллективлары «Сюрприз» (җитәкчесе-Баева Зилә Рафаил кызы), «Василек» (җитәкчесе-Баева Зилә Рафаил кызы), «Радость» (Муллахмәтова Альбина Илсур кызы) әлеге конкурста катнаштылар.
Беренче тапкыр Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче талантлы балалар зур сәхнәгә чыктылар! Вокал-соло номинациясендә Закирова З. һәм Фасхетдинова С., (җит. Сабирова С.М) , конферанс номинациясендә Кузьмин Р. һәм Касимова И. чыгыш ясадылар (җит. Ханипова Р.А.).
Кечкенә артистларыбызга зур уңышлар телибез!
Ул китапны яратучыларны гына түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре инде икенче ел Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган акциядә катнаша. 14 февраль көнне алар китап укучыларга, әлеге көн белән таныштырып, китаплар бүләк итте. Китаплар арасында булган шигырьләр җыентыклары, әкиятләр, маҗаралы әсәрләр балаларның күңеленә хуш килде.
Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Шмелева Лидия Степановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге сәркәтибе Лариса Шилякина Лидия Степановнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.