ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләрне бер-берсенә яхшы китап бүләк итүгә рухландыру максатыннан уза һәм басма китапның актуаль бүләк булып калыун һәм технологияләр гасырында да үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтә.

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе активистлары "Балалар күңелең җылысын бүлеш" дигән девиз астында эшләүче тимурчылар отрядлары конкурсында катнаштылар.. Тимурчылык эшчәнлеге укучыларда миһербанлылык, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләүгә  ярдәм итә.Әлеге чарада яшь тимурчылар тыл ветераннарына  тимурчылык иттеләр.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең спортзалында  укучылар өчен “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде. Ярышта “Очкын” һәм “Дуслык” җыелма командалары катнашты. Командалар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар: йөгерү, сикерү, үрмәләү, бәрәнге әрчү, төймә тагу кебек өлгерлек, җитезлекне күрсәтүче конкурслар.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, урамда спорт бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә балалар үзләренең әтиләрен, абыйларын, бабайларын чакырдылар, алар конкурсларда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Татар халкының милли бәйрәмнәрен искә төшерү дә зурларда тәэсир калдырды. "Капкалы", "Тубәтәй", "Аркан тартыш" уеннарын балалар белән беррәтән әтиләр дә теләп уйнады.  Балалар һәм ата-аналар үзара ярышып кына калмадылар, бер үк вакытта юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.

Без үзебезнең Лесной балалар бакчасында үзебезнең Лесной бистәсендә яшәүче  халыкларның гореф –гадәтләре белән танышуны дәвам итәбез. Бүген безнең балалар бакчасында “Татар  халкының милли  киемнәре ” дип исемләнгән әңгәмә уткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: татар  милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау Һәм һәр милләткә карата хөрмәт тәрбияләү иде. Һәр кеше үзенең телен камил белгәндә генә, аның  киләчәге бар. Балаларга бу әңгәмә бик ошады. 

Чараның максаты: укучыларда туган телгә һәм башка телләргә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; укучыларның фикерләвен, иҗади сәләтләрен үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Чара Татарстан гимны белән башланды. Китаханәче Мингазова Лилия Васил кызы укучыларыбызны тел яңалыклары, туган тел тарихы, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырды.

Дөньяның һәр теле өчен ана теле иң кадерле тел. Бу безнең балачак, гаиләбез, безнең җәмгыятьтә беренче аралашу теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәрберсе табигый мирас булып тора һәм без аны һичшиксез сакларга тиеш.

Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, МБГБУ – Сауш төп мәктәбендә 2022 нче елның 21 нче февралендә 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында строй җыры смотры булып узды. Укучылар укытучылар алдында җырлар белән стройда үтә белүне, строй командаларын башкару осталыгын, отряд командирларынын төгәл командаларны бирә белүләрен күрсәттеләр. Мәктәп коллективы ике тигез төркемгә бүленгән иде һәм аларның һәркайсында 5-9 сыйныф укучылары катнашты .

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шулар арасында Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Бу уңайдан  Баландыш төп мәктәбендә “ Җыр булырлык сузләр биргән,Туган телем ,рәхмәт сина! “ дип исемләнгән әдәби иртә утте.

18-20 нче февраль көннәрендә, Казан шәһәрендә, татар мәктәпләрендә белем алучы  укучылар арасында рус әдәбиятыннан  республика фән  олипиадасының йомгаклау этабы  узды. Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйлаҗева Таңчулпан  призлы урын яулады. Җитәкчесе- Хәсәншина Рәсимә Фәезхан кызы. Котлыйбыз!

2012 елдан башлап 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит” дип исемләнгән акция үтте. Китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. Бүләк ителгән китаплар китап киштәләрендә лаеклы урын алып, укучыларыбызны сөендереп торачак. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар саны тагын да артыр дип өметләнәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International