ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Дидактик уеннар балаларның хәтерен,игътибарын,күзәтүчәнлеген арттырырга булыша, бала үсешендә мөһим шартларның берсе булып тора. Бүген, 1 нче март көнне без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән дидактик уен ярдәмендә геометрик фигураларны искә төшердек.

Әлбәттә, кышны озатудан. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел да  уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде. «Май чабу” бәйрәме-иң күңелле, шау-шу куптарган, яраткан халык бәйрәме.Балалар атна буе  бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр.

Ел саен гадәт буенча без, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән суган утыртабыз. Балалар әлеге эшне бик яраталар һәм зур кысыксыну белән аларны күзәтәләр.

Шәдке балалар бакчасында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  балалар белән бәйрәм үткәрелде. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ватанны саклаучылар көне-мөһим бәйрәм, үз гаиләләрен, якыннарын, үз Ватанын яклаган, тынычлыкны саклаучы чын ир-атлар бәйрәме. Хөрмәтле әтиләр, бабайлар, абыйлар, малайлар, без сезгә  озын, бәхетле гомер телибез. һәр көнегез якты хис-тойгыларга, күңелле кичерешләргә, хатирәләргә бай булсын.

Ел саен илебез 23 февраль-ир-егетләр бәйрәме, Ватанны саклаучылар көнен зурлап билгеләп үтә. 22 февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә  Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, егетләр» дип исемләнгән  ярыш үткәрелде. Конкурста җидешәр егеттән торган, ике команда катнашты. Укучы егетләребез төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Ярышлар арасында кызлар чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Конкурс программасын жюри дөрес бәяләде.

Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “И, газиз туган телем” дигән әдәби кичә уздырды. Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, шулай ук милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп, интеллектуаль сорауларга җаваплар таптылар. “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Туган телгә багышланган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләрне яттан сөйләделәр. Чара татар халкының күңелле уеннары, биюләре белән бергә үрелеп барды.

Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь М. Җәлилнең тууына 116 ел тулу  уңаеннан 15 февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты  белән берлектә “Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь” дип исемләнгән шигъри сәгать уздырды. Катнашучылар шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, “Җәлил рухы һәрчак күңелдә” күргәзмәсенә күзәтү ясалды”.

Шагыйрьнең биографиясе, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның тормыш юлы – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора.

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.

Әлеге бәйрәм уңаеннан районыбыз мәгариф оешмаларында төрле чаралар үткәрелде.

22 февраль көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “23 февраль – Ватанны саклаучылар” көненә багышланган спорт ярышы уздырылды. Ярышлар зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары арасында үткәрелде, концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Бу чара һәр кемгә күтәренке кәеф һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте.

2022 нчы елның 22 нче февралендә Теләче муниципаль районы делегациясе, Казан шәһәрендә урнашкан С.Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чарага Хәрби хәрәкәтләр ветераннары чакырулы иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International