ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 нче елның 2 нче мартында, функциональ грамоталылыкны формалаштыру максатыннан, 6 нчы сыйныф укучылары онлайн режимда белем бирү сыйфатын бәяләүнең бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасында диагностик эш уздылар. Диагностика эше 4 блоктан тора, шул ук вакытта һәр блок диагностика грамоталылыгының бер юнәлешенә (математик белемлелек, уку грамоталылыгы,табигый-фәнни грамоталылык, финанс грамоталылыгы, глобаль компетенцияләр, креатив фикерләү) багышланган.

Балалар иҗат үзәгенең “Видеога төшерү” түгәрәгенә йөрүче балалар Сергей Васильевич Чернышев истәлегенә багышланган «Унынчы муза» Бөтенроссия яшь кинематографистлар бәйгесенә социаль ролик төшерделәр.

2 нче март  көнне Сауш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы функциональ грамоталылык буенча диагностик тест эшләде.

Үзәк балалар бакчасында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чаралар планлаштырылган.

27 февральдә Шармыш авыл китапханәсендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында укучылар өчен «Как не стать жертвой террора» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче терроризм, террористлар төшенчәләрен аңлатып узды, аларның максатлары турында сөйләде. Аннары балалар "Россия террорга каршы!"  дип исемләнгән видеоролик карады. Очрашу ахырында катнашучыларга куркыныч булган очракларларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган "Ничек террор корбаны булмаска" дип исемләнгән буклетлар таратылды.

1 мартта Мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы ярышлары уздырылды. Анда мәктәбебезнең командасы өченче урынга лаек булды. Команданы һәм аларны ярышка әзерләгән Зәйнетдинов Р.Ф. җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. Әфарин, егетләр!

Олы Нырсы урта мәктәбендә «Балачакның цифрлы этикасы «дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Ул Россиянең иң эре ИТ - һәм медиакомпанияләре тарафыннан санлы мохиттә балаларны яклау буенча Альянс кысаларында оештырылган. Аның максаты-Россиядә балаларны санлы мохиттә яклау чаралары турында белем дәрәҗәсен арттыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең цифрлы дөньяга булган ихтыяҗларын, аларның мәнфәгатьләрен тирәнрәк аңлау.

2022 нче елның 1 нче мартында Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Югары Кибәхуҗа, Шәтке урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.

Анда  муниципаль район   балалар оешмаларының җитәкче-кураторлары катнашып,”Чиксез балачак” , “Инициатива” бәйгесенең  зона этабын бәялэделәр . Безнең районнан ӨБМБУ “БИҮ” дән методист,  район балалар оешмалары кураторы Саида Рашитовна Закирова  катнашты.

2022 елның 1 март  көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шакирова Минниса Әхмәтгәрәй кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Минниса  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин hәм  Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов юбилярга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International