Ел саен кыш азагында 23нче февраль — Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтелә. Бу кыю, җитез һәм чын ир — атлар, шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк малайлар бәйрәме. Без бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәм кичәсе үткәрдек, бу бәйрәм алдыннан төрле чаралар оештырдык: балалар белән әңгәмәләр, тематик шөгыльләр үткәрдек, армия турында хикәяләр укыдык, бүләкләр әзерләдек. Әтиләребезгә үзебезнең җырларыбызны,шигырьләребезне бүләк иттек.
Алан авыл китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дип исемләнгән VI Төбәкара акциядә катнашты. Әлеге акция галим-биолог һәм балалар язучысы Н.М. Павлованың 125 еллык юбилее уңаеннан, аның иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Акция кысаларында, китапханәче балаларны юбиляр-язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Н. М.Павлованың «Котята», «Бусинка», «На машине» әсәрләре укылды. Балалар китапханә сөйләгәннәрне игътибар һәм зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара ахырында балалар китапханәче биргән сорауларга актив җавап бирделәр һәм язучының башка әсәрләре белән дә танышырга теләк белдерделәр.
23 февраль көнне Теләченең «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында Россия Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан һәм хәрби бурычлылар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган районара мини-футбол ярышлары булып узды. Анда Саба һәм Теләче муниципаль районнарыннан биш команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын-Саба Башкарма комитеты командасы
2 урын-Теләче " Пехоталы гаскәрләр командасы»
3 урын-ракета гаскәрләре һәм «Звезда " артиллерия командасы (Байлар Сабасы)
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 10 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылындагы мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә тәрбияләнүче балалар саф һавадагы уеннарны бик яраталар. Бу аларның сәламәтлегенә зур файда китерә. Кышкы уеннар арасында чана, чаңгыда шуу, кар атышлы уйнау аеруча яраталар. Кыш көне саф һавага чыкканда без балалар белән бергә уйныйсы уеннарны алдан планлаштырып, барлык кирәкле коралларны алып чыгабыз.
Җәмгыять тормышына цифрлы технологияләр аеруча нык йогынты ясаган чорда, укучыларны финанс ягыннан белемле шәхесләр итеп формалаштыру максатыннан, “Учи.ру” белем бирү платформасында онлайн олимпиадалар үтә. Олимпиадаларда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары бик актив катнаша.
Ачы мәдәният йортында «Әгәр озак яшисең килсә-тәмәкене ташла"дип исемләнгән әңгәмә үтте.Директор Султанова Лилия Ильяс кызы катнашучыларны тәмәке һәм тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Дөньяда бу начар гадәттән кешеләрнең күпме зыян күрүе һәм үлүе турында мәгълүмат бирде. Катнашучылар тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында белделәр.
Май чабу атнасының беренче көнендә саламнан һәм иске киемнәрдән чучело ясадылар, таулар һәм кар ныгытмалары кордылар, таганнар элделәр.
1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без барыбыз да наркотикларга каршы” исемле темага әңгәмә - сөйләшү үткәрделәр. Әңгәмәнең төп максаты: яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Яшьләр бик актив әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр. “Наркотиксыз дөнья” исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, буклетлар урын алды.
Мәче-җирдә иң популяр йорт хайваннарың берсе.
Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу көнне игътибарсыз калдырмаска булдылар. Чарада 4 бала катнашты. Балалар мәчеләр турында курчак театрын карадылар, мультфильмнар, әкиятләр, хикәяләр искә төшерделәр. Балалар күңелле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, үзләренең өй хайваннары турында хикәяләр белән уртаклаштылар һәм «Кошки-мышки»уенында катнаштылар.