ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Ел саен илебез 23 февраль- Ир-егетләр бәйрәме, Ватанны саклаучылар көнен зурлап билгеләп үтә.
19 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, егетләр» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Конкурста дүртәр кешедән торган, ике команда катнашты. Егетләр төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар, Конкурслар арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышын тамашычылар көчле алкышларга күмде. Конкурс программасын жюри дөрес, тигез бәяләде. Ял иткән авыл халыкы рәхмәт сүзләре белән өйләренә таралышты. Кичә ахырында яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы үткәрелде.

(Бәйрәм чарасында катнашучылар һәм тамашачылар белән бергә- 44 кеше катнашты)

Баландыш авылы мәдәният йортында, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Сез безнең тормыш сагында” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Әтиләр һәм авыл яшьләре командалары үзара зирәклектә, тизлектә һәм башка өлкәләрдә көч сынаштылар. Бәйрәм уеннар, җыр-биюләр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Барлык ир-егетләрне дә якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!☺️

Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Бу бәйрәмне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бик зурлап үткәрделәр. 19 февраль көнне үткәрелгән мәдәни чара “Сез безнең өчен  терәк”-дип исемләнде. Безнең авылдан ике егетебез Әлфис Гыйльметдинов, Илмир Биккининнар  армия сафларында хезмәт итәләр. Бу кичә солдат хатлары уку һәм концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Тамашачылар һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. Кичә бик күңелле тәмамланды.

19 февраль көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә карата "Ягез әле, егетләр!” исемле КВН – кичә үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта егетләр көч сынаштылар. Алар үзләрен тапкырлыкта, житезлектә, бар яктан күрсәттеләр. Ә инде ярышлар арасында күңелләрне тибрәтерлек дәртле җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Кичә кызык һәм үзенчәлекле үтте. Тамашачыларыбыз егетләрнең һәрберсенә кул чабып, аларга дәрт өстәп тордылар. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.

21 февраль - Халыкара туган тел көне-күпмилләтле тел мәдәниятен үстерүгә, аның  күптеллелегенә ярдәм итү кирәклеге турында искәртә. 

“Россия мәктәпләрендә Кинодәресләр” Бөтенроссия проекты кысаларында Олы Мишә урта мәктәбе укучыларга  Елена Дубровскаяның «Йорт» исемле кинофильмын тәкъдим иттеләр. Шулай ук әлеге проектның максатлары белән тулырак танышу өчен  онлайн ата-аналар җыелышы үткәрелде.

18 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең  икътисад, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Карпова Наталья Валентиновна 5 – 6 нчы сыйныф укучылары белән чираттагы дәресен үткәрде.

Олы Мәтәскә  урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Теләче районы үзәк хастаханәсе  педиатры  Исмагилова Рәшидә Мухаметхановна  катнашты

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәсәншина Зөбәйдә 8-10 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучылар арасында үткәрелгән "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсында катнашты. Аңа "Яңа уенчы" статусы бирелде. Конкурсның максаты  - укучыларга мәктәптә традицион белем бирү системасына һәм  фән олимпиадаларына эләкмәгән сәләтләрне ачарга ярдәм итү. Без барыбыз да төрле. «Зур  тәнәфес" олимпиадада катнашучы гына түгел, химия һәм математика буенча да уңышлы булырга мөмкинлеген расларга ниятли.

Мәктәптә "Дөрес һәм тиз яз" конкурсы узды. Бу конкурста укучылар "сукыр" ысулы белән үзләренең исемнәрен һәм татар, рус, инглиз телендә текстлар яздылар. Дөрес язучылар бүләкләр алды. Конкурсны информатика укытучысы Музафаров Илнар Гыйльфан улы оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International